Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Ведомствоара координация советы утырышында авыл территорияләрен һәрьяклап үстерү мәсьәләләре каралды.
Фикер алышу барышында, “Авылны социаль үстерү” федераль максатчан программасы кысаларында авыл территорияләрендә торак төзелешен һәм социаль-инженерлык инфраструктурасын үстерү чараларын гамәлгә ашыру агымдагы елда тәмамлана, дип билгеләнеп үтелде. Киләсе елдан “2020 елга кадәр авыл территорияләрен һәрьяклап үстерү” программасы эшли башлаячак, ул Авыл хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасы составына керә. Яңа программа, алдагысыннан аермалы буларак, күбрәк агросәнәгать комплексын үстерүгә бәйле, чөнки анда инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла торган, яңа эш урыннары булдырыла торган авыл җирлекләрендә социаль-инженерлык инфраструктурасын үстерү күздә тотыла.
Утырышта катнашучылар эшлекле сөйләшү кысаларында авыл территорияләрен үстерү мониторингы уздырылачак төп юнәлешләр буенча фикер алыштылар һәм мәгълүмати-аналитик нотык структурасы буенча тәкъдимнәр керттеләр, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан нотык әзерләү субъектларның рәсми статистик исәпләре буенча төзелә торган статистик мәгълүмат, федераль башкарма хакимият органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары белешмәләре, шулай ук социологик күзәтүләр белешмәләре нигезендә башкарылуын билгеләп үтәргә кирәк. Нотыкта агымдагы хисап елында һәм динамикада соңгы 5 елда Россия Федерациясендә авыл территорияләренең торышына санлы һәм сыйфат тасвирламалары чагылдырылачак, шулай ук Россия Федерациясенең һәм Россия Федерациясе субъектларының дәүләт программалары чараларын гамәлгә ашыруның финанс ресурслары күләме һәм ирешелгән уңышлар турында белешмәләр китереләчәк.
Мәгълүмати-аналитик нотык ел саен Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә, федераль башкарма хакимият органнарына, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарына җибәрелә торган Дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы турындагы Илкүләм нотыкны әзерләү өчен файдаланыла, шулай ук ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында урнаштырыла.