Татарстан: мелиорациягә инвестицияләр – агрария потенциалы үсешенә залог

2013 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Татарстанда мелиорация үсешенең республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

2009-2012 елларга һәм 2013 елга кадәр чорга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә җирләрне тамырдан яхшырту буенча мелиорация эшләре” республика максатчан программасы буенча “Татмелиоводхоз” идарәсе” ФГБУ тарафыннан 57 гидромелиоратив объектта гомуми күләме 132 млн. сумга эш башкарылды, бу 2926 га җирне су эрозиясеннән саклап калырга ярдәм итте. Шулай ук сугарыла торган җирләрдә 644 га мәйданда капиталь ремонт ясалды, 23 мелиорация һәм терлекчелек объектында 26 скважина борауланды.

Республика программасы чараларын башкару 97 процентка үтәлгән, дип хәбәр ителә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында.

“2012-2014 елларга Татарстан Республикасында гидротехник корылмаларны торгызу буенча мелиоратив эшләр” озак сроклы республика максатчан программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждение тарафыннан 2963 га мәйданда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне су эрозиясеннән саклап калуны һәм язгы су ташуларының иминлеген тәэмин итә торган әһәмиятле гидротехник корылмалар ремонтланды.

Бүгенге көндә республика программасы буенча үтәлеш 2963 га тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International