“Тукай племпродукторы” ҖЧҖда утыз миллионнан артык инкубация йомыркалары җитештерелде

2013 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Тукай племрепродукторы” ҖЧҖның “РС-2” мәйданчыгы инкубация йомыркаларын җыю буенча чираттагы ун миллионлык рубежны узды. Мең көн эчендә утыз миллионнан артык инкубацияйомыркаларын җыеп алды. Мәйданчык коллективының 2 номерлы ата-аналы ояны тотудан шушы участокны эшкә җиккәннән бирле бүгенге көнгә кадәр предприятиенең гомуми кәрҗиненә керткән өлеше шундый.

“РМ-2” мәйданчыгыннан бу участокка күчерелгән яшь оя партиясе 2011 елның февралендә ата-аналы оялыкка күчерелгән иде. Шушы мизгелдән бу участокның җитештерү эшчәнлеге тарихы башланды, ул мең көн тәшкил итә. Монда көтеп алынган беренче йомырканы әле дә хәтерлиләр. ”Бу - 2011 елның 12 феврале, аяз кышкы көн иде”, дип, искә төшерәләр коллективта. Ә шушы елның сентябрь аенда ук инде бу мәйданчык инкубация йомыркасын җыю буенча беренче 10 миллионлык рубежны узды. Шушы чор эчендә мәйданчык коллективы ата-аналы оялыктан өч партия чебиләр алды. Моннан тыш, нәкъ шушы мәйданчык инкубация йомыркаларын җитештерү буенча ике әйләнеш йомгаклары буенча җиңүче булып танылды, дип хәбәр ителә “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖнең рәсми сайтында.

30 миллион инкубация йомыркасын җыеп алу, шулай ук әлеге участокта беренче тавыкны утырткан мизгелдән меңенче эш көне  шушы ике вакыйга агымдагы елның 11 ноябрендә “РС-2” мәйданчыгында уздырылган киңәшмәнең төп темасы булды.

Чарада “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖнең башкарма директоры Җәлил Хәсәнов, предприятиенең башлангыч һөнәр берлекләре оешмасы рәисе Алсу Гайнетдинова, “Тукай племрепродукторы” ҖЧҖ директоры Дилшат Ситдиков һәм племпродукторның баш белгечләре катнашты. Мондагы традиция буенча, карт кош-кортларны караучы хезмәткәрләрне котлап, Җәлил Хәсәнов аларга участокның яңа уңышларын символлаштыра торган йолдыз тапшырды. “Бу вакыйгага сезнең һәрберегезнең өлеше керде”, - дип, коллективка ул рәхмәт белдерде.

РС-2” мәйданчыгында бу инде өченче йолдыз исәпләнә. “Әмма безнең өчен иң мөһиме – эшебез нәтиҗәләреннән бройлер фабрикасы кошчыларының канәгать булуы”, дип, билгеләп үтте “Тукай племрепродукторы” ҖЧҖ директоры Дилшат Ситдиков колективны котлаганда. Ә бит башка җитештерү факторлары белән беррәттән, сыйфатлы инкубацияйомыркаларыннан гына авырлык күрсәткечләре югары булган сәламәт чебиләр алырга, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International