Аграрчыларга кредитлар

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгындагы киңәшмәдә агросәнәгать комплексын кредитлаштырудагы бүгенге вәзгыять турында сүз барды. Аны аграр ведомство башлыгы урынбасары Дмитрий Юрьев алып барды.
Киңәшмә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы профильле департаментларының җитәкчеләре, шулай ук Россиянең авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче зур кредит оешмаларының, шул исәптән Россельхозбанкның, Россия Саклык банкының, Альфа-Банкның, Газпромбанкның, ВТБ Банкының, Тышкы Икътисадый банкның (Внешэкономбанк) вәкилләре катнашында барды.
Киңәшмә барышында Дмитрий Юрьев инвестиция кредитлары буенча процентларны субсидияләүгә федераль бюджеттан бирелә торган акчалар кытлыгы проблемасына игътибар итте. «2013 елга кадәр бирелгән һәм билгеләнгән тәртиптә сайланып алынган инвестиция кредитлары буенча процент ставкасын кайтару буенча акчалар кытлыгын тулысынча каплау өчен федераль бюджеттан 21,8 млрд. сум күләмендә акча алырга кирәк булачак», - дип өстәде федераль аграр ведомство башлыгы урынбасары.
Министр урынбасары киңәшмәдә катнашучыларны, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2014 елда акчаларны бүлгәндә субсидияләрне түләү өчен акчалар кытлыгын этаплап компенсацияләүне дәвам итәчәк, дип ышандырды. Шулай ук Дмитрий Юрьев, 2013 елда үзләренә карата кредит шартнамәләре төзелгән һәм субсидияләр алуга дәгъва кылучы инвестиция проектларын сайлап алу 2014 елның беренче кварталында АПКны кредитлаштыру мәсьләләрен җайга салу комиссиясе утырышында булачак, дип билгеләп үтте.
Барлыкка килгән вәзгыятьнең кабатлануын булдырмау өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы төбәкләр белән бергәләп кредитларның төгәл реестрларын алып барачак, ссудалар буенча калган бурычларның күләмен, ел саен бирелә торган субсидияләргә хезмәт күрсәтү графигын һәм аларның күләмен билгеләп барачак.
2013 елда сезонлы кыр эшләрен башкаруга кредит ресурсларын җәлеп итүнең беренчел йомгаклары һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең 2014 елгы язгы чәчүгә кредит ресурслары белән тәэмин ителеше турындагы нотык белән Икътисад һәм АПКга дәүләт ярдәме департаменты директоры Анатолий Куценко чыгыш ясады. Ул, бүгенге көнгә аграрчыларга 2013 елгы чәчү һәм уңыш җыю кампанияләрен үткәрүгә 200 млрд. сумнан артыграк кредит акчалары бирелде, бу күрсәткеч узган елның шушы чорындагыдан 23%ка күбрәк, дип билгеләп үтте.
Кыска сроклы кредитлар буенча федераль бюджеттан субсидияләү йөкләмәләре тулысынча үтәлде. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең финанс йөкләнешен киметү максатларында 2013 елда шушы юнәлештәге дәүләт ярдәменә, өстәмә бүлеп бирелгән 12 млрд. сумны исәпкә алып, 23 млрд. сумнан артыграк акча каралды. Яңа юнәлештәге дәүләт ярдәменә – үсемлекчелек өлкәсендә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә бәйсез ярдәм күрсәтүгә – 2013 елда федераль бюджеттан, өстәмә бүлеп бирелгән 10 млрд. сумны исәпкә алып, 26 млрд. сумнан артык акча бүленде.
Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрен кредитлаучы Россельхозбанк, Россия Саклык банкы кебек эре банклар вәкилләре, 2014 елда сезонлы эшләр башкару максатларына кредитлар бирү шартлары үзгәрмәячәк һәм заемщиклар файдалана алырлык булачак, дип ышандырдылар.
Фикер алышу ахырында министр урынбасары банкларга авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә заем акчаларын Дәүләт программасында каралган юнәлешләр нигезендә бирергә һәм 2014 елда язгы кыр эшләрен башкару өчен авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә бирелә торган кредит ресурслары күләмнәрен арттырырга тәкъдим итте.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International