«Авылда социаль проектлаштыру» конкурсында катнашучылар үз проектларын якладылыр

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе

2013 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Авылда социаль проектлаштыру» Татарстан Республикасы Аграряшьләр берләшмәсе район бүлекчәләренең һәм башлангыч оешмаларының социальәһәмиятле проектларында һәм программаларында катнашучылар үз проектларын якладылар. Конкурсның максаты – авыл яшьләре өчен аеруча әһәмиятле социаль проектларны һәм программаларны (алга таба грант ярдәме күрсәтү һәм гамәлгә кертү өчен) ачыклау.

Быел конкурска 30 гариза бирелгән иде. Шулардан 20се бүген үз проектларын эксперт комиссиясенә тапшырды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе.

Эксперт комиссиясе составына Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновның депутат ярдәмчесе Елена Кривцова, «ТР ихтыярыйчылыкны үстерү үзәге» РМОО директоры Анна Синеглазова, Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе ярдәмчесе Ильмира Сабирҗанова, балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлегенең әйдәүче консультанты Филүзә Хәйруллина керде.

Конкурс түбәндәге сигез номинация буенча уздырылды: «Яңа буын», «Команда», «Татарстанның табигатен саклап калыйк», «Милләтара мөнәсәбәтләр мәдәнияте», «Кара-каршы бер адым», «Уңыш үз кулларыңда», «Яңа караш» Россия яшьләр мәгълүмат челтәре», «Сәламәт тормыш рәвеше, социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау».

Грант алган проектлар атна урасында билгеле булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International