Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Дмитрий Юрьев үткәргән киңәшмә дәүләт ярдәме белән авыл хуҗалыгы иминләштерүендәге бүгенге вәзгыять мәсьәләсенә багышланды.
Очрашуда Агроиминиятчеләрнең илкүләм берлеге һәм «Агропромстрах» ассоциациясе вәкилләре, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының профильле департаментлары, шулай ук иминият компанияләре, шул исәптән Росгосстрах, РСХБ-Страхование, Ингосстрах, Альфа Страхование компанияләре вәкилләре һ.б. катнашты.
Киңәшмәне ачкач, Дмитрий Юрьев, авыл хуҗалыгы иминләштерүенең яңа системася 260 нчы федераль закон нигезендә икенче ел эшли, 2012 елда авыл хуҗалыгы культураларының барлык чәчү мәйданыннан 19 %ка якыны гына (12,9 млн. га) иминләштерүгә карамастан, уңай нәтиҗәләр бар, дип билгеләп үтте. “Быел без 2013 елга бүлеп бирелгән акчалар күләме 13,2 млн. гектарга якын мәйдандагы уңышны иминләштерергә мөмкинлек бирер дип өметләнәбез”, - дип хәбәр итте федераль аграрведомство башлыгы урынбасары.
2013 елда дәүләт ярдәме белән авыл хуҗалыгы иминләштерүендәге бүгенге вәзгыятьне бәяләп, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Икътисад һәм АПКга дәүләт ярдәме департаменты директоры Анатолий Куценко чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2013 елның 1 ноябренә иминләштерелгән чәчү мәйданының күләме 9,5 млн. гектарга якын тәшкил итә, 5,6 меңнән артык уңышны иминләштерү шартнамәсе төзелгән.
Терлекчелектә агроиминләштерүгә дәүләт ярдәме программасында 166 авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашты, 173 иминләштерү шартнамәсе төзелде.
Бүген көнгә төбәкләргә 3,8 млрд. сум акча күчерелгән: үсемлекчелектә авыл хуҗалыгы иминләштерүенә дәүләт ярдәме өчен – 3,5 млрд. руб. (еллык лимиттан 70%), терлекчелектә – 274 млн. сум (лимиттан 27%). АПК идарәсенең төбәк органнары күрсәткечләре буенча 2013 елның 1 ноябренә иминият компанияләре адресына 3,0 млрд. сум яисә төбәкләргә бүленгән гомуми акчаларның 79%ы җибәрелгән.
Киңәшмә барышында күпьеллык үсентеләрне, интенсив типтагы җиләк-җимеш бакчаларын иминләштерү дәрәҗәсенең түбән булуы билгеләнеп үтте. Мәсәлән. 2013 елда уңышны һәм күпьеллык үсентеләрне иминләштерү буенча 15 иминләштерү шартнамәсе төзелгән. Дмитрий Юрьев иминият берләшмәләренә һәм иминият компанияләренә күпьеллык үсентеләрне иминләштерү күләмнәренең узган ел белән чагыштырганда 2 мәртәбәгә кимүе сәбәпләрен тикшерергә тәкъдим итте.
Шулай ук киңәшмә барышында бәхәсләрне судка кадәр җайга салу барышында медиация процедурасын куллану, дәүләт ярдәме белән агроиминләштерү механизмнарын камилләштерү һәм 260 нчы федераль законга тиешле үзгәрешләр кертү хакындагы мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы