Татарстан Республикасының шикәр заводларында 100 мең тонна шикәр җитештерелгән

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында соңгы мәгъләматлар буенча шикәр чөгендерен җыю 2,1 млн. тонна тәшкил итте. Кырлардан 1,460 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере чыгарылган. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов хәбәр итте.

Киңәшмне элемтә режимында бөтен муниципаль берәмлекләр белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, дип хәбәр итә ТР Президенты Матбугат үзәге.

Минсәгыйрь Нуретдинов сүзләренчә, республиканың шикәр заводларында 770 мең тонна продукция эшкәртелгән һәм 100 мең тонна шикәр җитештерелгән.

Республика кырларында кукуруза, көнбагыш кебек авыл хуҗалыгы культураларын җыю дәвам итә. Көнбагыш 50 мең гектар мәйданда җыелган, бу 57 % тәшкил итә, аның уртача уңышлыгы -  13,1 ц/га.

Татарстан Республикасында терлек өчен 1,5 млн. тонна азык әзерләнгән, дип хәбәр итте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары.

Шулай ук киңәшмә барышында республикада сөт җитештерү өлкәсенә кагылган сораулар да күтәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International