Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - министр Марат Җәббаров рәислегендә Төркия Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Очрашуда шулай ук министр урынбасары Гөлүс Баязитов һәм «Республика инвестицияләр һәм новацияләр агросәнәгать үзәге» АҖ генераль директоры Денис Самодуров һәм Министрлыкның профильле бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
Төркия Республикасы делегациясен Гаделлек һәм икътисадый эшләр буенча үсеш партиясе (Төркия) рәисе урынбасары, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме әгъзасы Нихат Зәйбәкҗи җитәкли.
Марат Җаббаров кунакларга Татарстан агросәнәгать комплексының мөмкинлекләре турында сөйләде һәм төбәкнең авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау мөмкинлекләренә җентекләп тукталды. Ул, республика тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча Россиядә алдынгы урыннарны били һәм гомумроссия рейтингында 3 нче урынны алып тора, дип ассызыклады.
Шулай ук базарның аерым сегментларында Татарстанның көчле позицияләрен күрсәтә торган мөһим статистик белешмәләр китерелде: республика сөт җитештерү буенча – беренче урында, бәрәңге җыю буенча – икенче урында, шикәр чөгендере җыю һәм йомырка җитештерү буенча – җиденче урында, ит җитештерү буенча – сигезенче урында, ашлык җыю буенча – унынчы урында һәм яшелчәләр җитештерү буенча - унберенче урында. Бу саннар җирле продукциянең конкурентлыкка сәләтле һәм сыйфатлы булуын раслый.
Очрашу барышында яклар авыл хуҗалыгы продукциясен сату өлкәсендә икеяклы хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Министр ислам илләре, шул исәптән Төркия базарларында ихтыяҗ зур булган, «Хәләл» стандарты таләпләренә туры килә торган продукцияне экспортлауда Татарстанныың уңышлы тәҗрибәсе булуына игътибар юнәлтте.
Аерым алганда, узган ел Татарстанның агросәнәгать комплексы продукциясен гомуми экспортлау күләме рекордлы күрсәткечләргә җитте — 470 млн АКШ доллардан артык, аның шактый өлешен азык-төлек сәнәгате товарлары алып тора. Товарлар дөньяның 56 иленә экспортлана, ә Хәләл продукцияне сертификацияләү өлкәсе елдан-ел киңәя.
Очрашу азагында катнашучылар Татарстан Республикасы һәм Төркия Республикасы арасында үзара файдалы икътисадый хезмәттәшлекнең алга таба үсешенә ышаныч белдерделәр. Тышкы икътисадый багланышларны үстерү һәм агросәнәгать комплексы продукциясе белән тәэмин итүне арттыру «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.