Апрель аенда бакчачылар үз кишәрлекләрендә озакка калдырырга ярамый торган эшләрне башкарырга керешәләр. Алдагы уңышка нигез салу өчен җирне яз уртасыннан ук әзерли башларга кирәк, дип искәртә «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова.
Апрель - бакчаны, дача кишәрлеген яңа сезонга әзерләү өчен барлык аспектларга игътибар итәргә кирәкле ай. Иң элек территорияне җыештырырга кирәк: узган елгы яфраклардан, коры ботаклардан һәм кыш буена җыелган башка чүп-чардан арындырырга кирәк. Бу бакчаның эстетик күренешен яхшырта, үсемлек калдыкларында кышлаган корткычлар һәм авырулар таралуны булдырмый.
Әгәр кишәрлектә туфрак артык тыгыз булса, үсемлек тамырларына кислород үтеп керсен өчен аны йомшартырга кирәк. Туфракны казуга керешкәнче аның өлгергәнлеген тикшерергә кирәк. Оптималь дымлылык гади ысул белән тикшерелә: учка җир алып кысарга кирәк, идеалда - ул кечкенә ферментларга таркалырга тиеш. Бөтенләй таркалып китсә - туфрак артык коры була, оешып калса калса - җир артык дымлы әле. Культуралар яхшы үссен өчен туфракка известь яки агач көле кертергә кирәк.
Апрель - органик һәм минераль ашламалар кертү өчен бик уңай вакыт. Компост, черемә яки комплекслы ашламалар туфракны кирәкле туклыклы матдәләр белән баетырга ярдәм итә. Әмма моның белән дә артык мавыкмаска кирәк: ашламаның артык булуы да үсемлекләргә зыян китерергә мөмкин.
Шулай ук орлыкларны һәм үсентеләрне әзерләргә кирәк. Ачык грунтка утырту вакытына ул ныгып һәм сәламәт булып өлгерсен өчен үсентеләр җитәрлек яктылык һәм җылылык белән тәэмин ителергә тиеш. Апрельдә кишер, редис, петрушка һәм суган кебек салкынга чыдам культураларны утырта башларга мөмкин. Әлеге үсемлекләр көчле булмаган кырауларга чыдый ала, шуңа күрә аларны шулай иртәрәк утырту куркыныч түгел.
Орлык-суганны (баш суган өчен) апрельдә утыртырга әзерлиләр. Сатып алганда орлыкның зурлыгына игътибар итәргә кирәк. Иң кулай зурлыгы - 2 см чамасы. Әгәр ул эрерәк булса, яшел сапка китәчәк. Суган сапка китмәсен өчен, утырту алдыннан аны бер атна буена өйдә 25 градус һәм аннан җылырак булган бүлмәдә яки радиатор янында тотарга кирәк. Аннары утырту алдыннан суган очын, көзен саклау өчен калдырылган өлешен суганның “гәүдә” өлешенә кисәргә кирәк: сүз суганны саклау чорына калдырыла торган 5 см турында бара. Әгәр аны кисмәсәң, орлыкка шытып чыгу авыр була, чөнки аңа бу кипкән 5 см-ны тишеп чыгуга көч сарыф итәргә туры киләчәк.
Суган орлыгын зарарсызландыру мөһим. Аны 10-12 сәгатькә бүлмә температурасындагы суга салыгыз яки 10 литр суга бер чәй кашыгы бакыр купоросы салынган эремәдә тотыгыз. Марганец эремәсе дә ярый – 10 литр суга 2-3 грамм; яисә биофунгицид эремәсен кулланырга мөмкин (Баксис, Ж, Фитоспорин М һ.б.). Орлыкны утыртканнан соң түтәл өстеннән, мәсәлән, валик яки такта белән үтәргә кирәк – күп кенә тәҗрибәле бакчачылар бу гади агротехник алымны кулланалар.
Теплицада, җир эрегәч, май бәйрәмнәрендә үк беренче яшел үләннәр уңышын алу өчен, редис, укроп һәм петрушка чәчәргә була.
Дачадагы базда бәрәңге сакланса, апрельдә аны утырту өчен әзерли башларга кирәк. Аны баздан чыгарыгыз, чистартып, якты урынга салыгыз, бу, яшелләнеп, бөреләнү өчен эшләнә.
Чәчәк үстерүчеләр кышка саклауга калдырылган георгин һәм гладиолус суганнарын апрельдә урыннарыннан чыгаралар. Аларны 1 процентлы марганец эремәсендә (20-30 минут) яки антибиотиклар эремәсендә (тәүлек буе) зарарсызландыралар. Суганнары тизрәк үсеп чыксын һәм үсентеләрне иртәрәк булдыру өчен георгиннарны җиргә утыртырга мөмкин. Гладиолусларны шытым өчен бүлмә температурасында калдырырга кирәк. Моны апрель башында ук йә ай уртасында да эшләргә мөмкин – беренче чәчәкләрне кайчан күрергә теләвегезгә карап.
Апрель аенда чыккан шытымнарны язгы кыраулардан яклау турында кайгыртырга кирәк. Яшь шытымнарны салкыннан саклау өчен агроволокно яки пленка кебек ябу материалларын кулланыгыз.
Язын агачлар һәм куаклар кышкы йокыдан уяна башлыйлар һәм аларга аерым игътибар кирәк була.
Әгәр сез агачларны мартта кисеп өлгермәгән булсагыз, моны апрель башында -агачларда сүл хәрәкәте башлаганчы эшләргә була әле. Корыган, зарарланган һәм авыру ботаклардан арындырыгыз, шулай ук ябалдашларны яхшырту өчен матурлап кисегез. Бу агачларга һәм куакларга үз көчләрен сәламәт яңа ботаклар чыгаруга һәм җимешләр булдыруга җибәрергә ярдәм итә. Киселгән урыннарга бакча пастасы яки махсус паста сөртеп куярга онытмагыз.
Агачларда бөреләр күренә башлаганчы, авыруларга каршы профилактик чаралар үткәрегез. Баксис, Ж; Фитоспорин-М, Ж яки халыкта киң кулланыла торган чаралар, мәсәлән, бакыр купоросы эремәсе яки бордо сыеклыгы кебек биологик препаратларны кулланырга мөмкин. Болар үсемлекләрне гөмбәчек авыруларыннан якларга ярдәм итә.
Шулай ук җимеш агачларын агартуга да игътибар итәргә кирәк. Бу агач кайрысын язгы якты кояш аркасында барлыкка килергә мөмкин булган кояш пешүеннән, шулай ук үзгәреп торучан температура йогынтысыннан саклый. Агарту эремәсе әзерләү өчен 2 кг известьны 100 г бакыр купоросы белән катнаштырырга һәм 20 г җилем өстәргә кирәк - барлык ингредиентларны 10 л суга салып, болгатырга кирәк.
Апрельдә агачлар һәм куаклар актив үсә башлый, шуңа күрә аларн өстәмә тукландырырга кирәк. Алар яшелләнеп үсеп китсен өчен мочевина яки аммиак селитрасы кебек азот ашламалары кертегез. Шулай ук тамыр системасын ныгыту өчен калий һәм фосфор булган комплекслы ашламалар кулланырга мөмкин.
Һәм тагын: һава шартларын күзәтеп барыгыз һәм, климат үзгәрешләренә карап, үз эш-гамәлләрегезне тиешенчә башкарырга онытмагыз.
Тычкансыман кимерүчеләргә каршы агулы алдавычлар куярга мөмкин: «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» филиалында һәм аның район бүлекләрендә бакчаларда кимерүчеләргә каршы куллану өчен әзер «Пропаренное зерно + Изоцин» алдавычы бар. Алдавычларны сарай, йорт тирәсенә, оялары күренгән башка корылмалар тирәсенә салыгыз. Бакчада язгы эшләр башланганда үзеңне геморрагик бизгәктән сакларга киңәш ителә, бакча сезонын ачып, өйгә беренче мәртәбә килгәндә, аны яхшылап юып чыгарырга кирәк, барлык эшләрне кулыгызга перчатка киеп һәм медицина битлегендә башкарыгыз.