Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Ааыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов көзге культураларны тукландыру, сабан культуралары орлыклары белән тәэмин ителеш һәм язгы кыр эшләре өчен һава торышы фаразлары турында сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Министрның беренче урынбасары хәбәр итүенчә, 11 марттан башлап Буа һәм Апас районнары хуҗалыклары көзге культураларны тукландыруга беренчеләрдән булып керешкәннәр. Гомумән алганда, уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру республиканың 22 районында башланган, 45 мең гектар (5%) мәйданда эшләр башкарылган инде. Барысы 482 мең га көзге культураларны һәм 372 мең га күпьеллык үләннәрне тукландырасы бар.
Гомумән алганда, уҗымнар яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә”, - диде Ленар Гарипов.
Республикада бөртекле сабан культуралары орлыклары белән тәэмин ителеш 123% тәшкил итә.
Нотыкчы билгеләп үткәнчә, сатып алына торган орлыкларны кайтарып җиткерү даими контрольдә тора. Көнбагыш һәм кукуруз буенча хуҗалыкларга 40% кайтарылган, ягъни 118 мең тонна.
Шикәр чөгендере буенча орлыклар 1 апрельдән кайтарыла башлый. Быел чәчүлекләрнең 40%ында үзебезнең селекция орлыкларын чәчү планлаштырылган, бу узган елга караганда 32%ка күбрәк.
Моннан тыш, хуҗалыкларда минераль ашламалар туплау дәвам итә. Быелгы уңыш өчен 386 мең тонна сатып алынган, бу - гектарга уртача 64 кг файдалы матдә.
Узган 2 атнада өстәмә рәвештә 20 мең тонна ашлама сатып алынган.
Кайбер хуҗалыкларда бүген инде бер гектарга 100 килограммнан артык ашлама бар. Мондый хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеге дә югары, дип ачыклык кертте Ленар Гарипов.
Механизация турында сөйләгәндә, ул болай диде: Россия техника күзәтчелеге хкзмәте (Ростехнадзор) һәм аның карамагындагы оешмалар белгечләре белән берлектә авыл хуҗалыгы оешмаларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү бара. Аксубай, Актаныш, Әтнә, Арча, Балтач, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Зәй, Мамадыш, Нурлат, Түбән Кама, Сарман, Тукай районнары хуҗалыкларының әзерлеге югары дәрәҗәдә.
Кадрлар белән тәэмин ителеш тә төп мәсьәлә булып тора. Нотыкечы сүзләренчә, яшь кадрларны җәлеп итү бик мөһим, моның өчен яшьләр белән мәктәп эскәмиясеннән үк тыгыз эшләргә кирәк.
Тагын бер төп бурыч - азык әзерләү техникасын әзерләү. Узган ел республика терлек азыгы әзерләүгә 22 майда керешкән иде. Агымдагы елда, иртә яз килү сәбәпле, терлек азыгы әзерләү шул срокларда башланырга муөмкин. Терлек азыгы әзерли башлаганчы тагын 244 азык җыю комбайнын, 175 үзйөрешле чапкычны, 600гә якын пресс-җыйгычны һәм башка азык әзерләү техникасын ремонтлап бетерергә кирәк.
10 майга азык җыю техникасын ремонтлау төгәлләнергә тиеш, дип нәтиҗә ясады Ленар Гарипов, 12 майдан техниканы кабул итү планлаштырыла.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, бүген язгы кыр эшләренә техниканы һәм тиешле кадрларны әзерләү аеруча мөһим, дип ассызыклап әйтте. Моннан тыш, сыйфатлы орлыклар белән тәэмин ителеш – бу мәсьәлә һәрвакыт беренче чиратта булды һәм булачак, диде Рөстәм Миңнеханов.