Татарстан Республикасында 20дән артык муниципаль район көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга кереште. Татарстанның Буа һәм Апас муниципаль районнары язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып чыктылар.
Республика буенча уҗымнарны - 480 мең гектардан артык мәйданда, ә күпьеллык үләннәрне 372 мең га мәйданда ашлама кертергә кирәк. Бүгенге көнгә 19,3 мең га уҗым һәм 6,4 мең га күпьеллык үләннәр ашламаланган.
Уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне туфрак дымлы вакытта грануллы ашламалар белән тукландыру аеруча мөһим, дымлы туфракта эреп, аларның үсемлекләргә йогынтысы да тизрәк була.
Ә инде туфрак кипшенгәч, үсемлекләрне сыек минераль ашламалар белән тукландыру әйбәтрәк, чөнки алар шунда ук үсемлекләрнең тамыр системасына үтеп керәләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте