Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы: аграр белемнең перспективалары зур һәм ул трендка әверелеп бара

2025 елның 7 марты, җомга

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Татарстан Республикасында аграр белем бирүне үстерү перспективалары һәм “АПКда кадрлар” федераль проектын гамәлгә ашыру” темасына матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Алмаз Гамиров, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов катнаштылар.

Аграр белем бирү комплексының мөмкинлекләре республиканың барлык дәрәҗәдәге агросәнәгать комплексы ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәргә сәләтле. Авыл хуҗалыгы кадрларын «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ һәм “Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе” югары һөнәри белем бирү ФДБМУ, 23 көллият һәм техникум әзерли.

Барлык уку рәвешләрен исәпкә алып, югары уку йортларында - ел саен 1300дән артык, урта махсус уку йортларында 1500дән артык кеше белем алып чыга. Министрлык белгечләрне авылга җәлеп итү өчен үз ягыннан мөмкин булган барлык чаралар ярдәм итә.

“Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү” илкүләм проектының “АПК кадрлары” яңа программасы агросәнәгать комплексында кешеләрнең капиталын үстерү юлында мөһим адым булып тора. Агымдагы елда әлеге юнәлеш буенча чаралар үткәрү өчен 892 млн. сум күләмендә финанслау лимиты билгеләнгән, шуның 635 млн. сумы федераль бюджет акчалары, 168 млн. сумы республика бюджеты акчалары һәм 88 млн. сумы бюджеттан тыш акчалар. Быел урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен реконструкцияләүгә, капиталь ремонтлауга, модернизацияләүгә һәм җиһазлауга чыгымнарның 90%ын каплау планлаштырыла”, - диде Алмаз Гамиров.

Моннан тыш, республика районнарында гомуми белем бирү мәктәпләре базасында агротехнология класслары булдырылачак. Укучылар биология, физика, химия һәм математиканы тирәнтен өйрәнәчәкләр. Гамиров әйтүенчә, мондый чаралар аграр белем бирүнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.

“Агросәнәгать комплексы өлкәсендәге төп проектларны гамәлгә ашыруга җәлеп ителгән фәнни һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләргә ярдәм итү өчен аграр югары уку йортлары белгечләренә торак яллау шартнамәсе буенча торак төзүгә яисә сатып алуга тотылган чыгымнарның 90%ын кайтару күздә тотыла”, – дип билгеләп үтте Гамиров.

Шулай ук югары уку йортларының фәнни хезмәткәрләренә һәм авыл мәктәпләрендә агротехнология класслары укытучыларына кызыксындыру түләүләре дә каралган.

“Аграр югары уку йортлары белгечләренә түләүләргә инвесторлар чыгымнарының 90%ы һәм агротехнология сыйныфлары укытучыларына түләүләргә 95%ы кире кайтарыла. Агрокласс белгечләре өчен – бер кешегә 30 мең сум, ә аграр югары уку йорты белгечләре өчен – 40 мең сум”, - дип билгеләп үтте Гамиров. 

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең укучылар шартнамәләре һәм аграр югары уку йорты студентлары белән максатчан уку турында шартнамәләре буенча тотылган чыгымнарының 90%ын каплау каралган. Моннан тыш, практика узарга җәлеп ителгән студентларга хезмәт хакы һәм аларның тору урыннары өчен түләүгә чыгымнарының 90%ы кире кайтарылачак.

“Аграр белемнең перспективалары зур һәм ул трендка әверелеп бара. Бу проект Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать комплексы үсешенең катализаторы булачак”, - дип йомгаклады чыгышын Гамиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International