Рөстәм Миңнеханов «Казан Агро 2025» күргәзмәсендә агросәнәгать комплексының казанышлары белән танышты

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексы казанышларының «Казан Агро 2025» махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә булды. Күргәзмә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә оештырылган һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышына багышланган.

«Казан Агро» - ел саен үткәрелә торган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе, ул 300дән артык компанияне берләштерә һәм 35 гектар территориядә 12 000нән артык кешене җыя. Экспозициядә үсемлекчелек, терлекчелек, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате, шулай ук махсуслаштырылган техника өлкәсендәге өр-яңа казанышлар күрсәтелә.

Татарстан Рәисе караган беренче стендларның берсе - республиканың аграр югары уку йортлары экспозицияләре булды. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе мөгезле эре терлекләрне генетик сайлап алу проектын тәкъдим итте. Тикшеренүләр сыйфатлы һәм имин терлекчелек продукциясе алу өчен кирәк.

Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге (РИВЦ) стенды янында Рөстәм Миңнехановка виртуаль чынбарлык шлемын тәкъдир иттеләр - студентлар аның ярдәмендә техника белән эшлиләр. Тагын бер проект ясалма интеллект белән бәйле - ул сыерларны тукландыру регламентын үтәргә ярдәм итә.

Ясалма интеллект буенча РИВЦның икенче чишелеше - “компьютер күзлеге” ярдәмендә хайваннарда аксаклыкны ачыклау. Эшләнмә авыруны иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә.

Татарстан Рәисен Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының казанышлары да кызыксындырды. Монда Рөстәм Миңнехановка институтта сабан бодаеның дүрт сорты һәм арпаның бер сорты Казахстан буенча дәүләт сынауларына кертелүе турында хәбәр иттеләр. Ә быел фәнни-тикшеренү институты соя һәм рапс селекциясен башлый.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Россия авыл хуҗалыгы үзәге стенды янында тукталды - монда көзге культураларның торышы турында мәгълүмат бирелде. Аерым алганда, чәчүлекләрнең 85%ы яхшы хәлдә, 15%ы - начар, шул исәптән 7%ы тишелеп чыкмаган. Чәчү өчен сабан культуралары орлыкларының запасы җитәрлек.

Аннары Рөстәм Миңнеханов АПК өлкәсе өчен химия компанияләре эшләнмәләре белән танышты.

Кече хуҗалыклар мәйданчыгында авыл хуҗалыгы кооперативлары продукциясе тәкъдим ителгән иде.

Күргәзмәдә Татарстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән һәм Беларусь Республикасыннан 40тан артык терлекчелек компаниясе катнаша. Рөстәм Миңнехановка җайланмаларны күрсәттеләр һәм яңа технологик чишелешләр турында сөйләделәр. Мәсәлән, Белоруссия компаниясе бозаулар өчен бокслар күрсәтте.

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында авыл хуҗалыгы техникасы өчен аерым зал бирелгән – анда тракторлар, комбайннар, үзйөрешле сиптергечләр, чәчү комплекслары һ.б.лар урнаштырылган. Биредә Кытайда һәм Белоруссиядә җитештерелгән тракторлар да бар.

Моннан тыш, кырларны эшкәртү өчен «Химград»та чыгарылган пилотсыз очу аппараты да куелган иде.

Күргәзмә 2025 елның 12 февраленнән 14 февраленә кадәр булачак. Эшлекле программа кысаларында 20дән артык чара планлаштырылган, шул исәптән «түгәрәк өстәлләр», мастер-класслар, семинарлар һәм «Агрохакатон» конкурсын уздыру каралган.

 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International