Марат Җәббаров һәм Максим Боровой Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә булдылар

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Боровой Татарстан Республикасы Мамадыш һәм Саба муниципаль районнарының агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә булдылар.

Марат Җәббаров һәм Максим Боровой Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Отарка авылында «Азык-төлек программасы» АПК» ҖЧҖенең ит комбинатында булдылар. «РМ АГРО» ҖЧҖ составына керүче ит комбинаты 80-100 башка исәпләнгән мөгезле эре терлекләрне тәүлекләп тоту абзарыннан, терлекләр чалу, тунау, төргәкләү һәм ярымфабрикатлар әзерләү цехларыннан тора.

Малмыжка авылында җитәкчеләр шулай ук агросәнәгать холдингына керә торган «Азык-төлек программасы» АПК» ҖЧҖенең сөтчелек комплексы эшчәнлеге белән таныштылар. Предприятиедә эшчәнлегендә терлекләрне карауда, тукландыруда, аларга идарә итүдә - барысында да иң заманча технологияләр кулланыла.

«РМ АГРО» ҖЧҖ агросәнәгать холдингы терлек азыгы үстерү, терлекчелек, сөт һәм ит продукциясен сату предприятиеләре комплексын үз эченә ала.

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районына сәфәрләре барышында Марат Җәббаров һәм Максим Боровой шулай ук Түбән Ушма авылында 3000 башка төзелгән сөтчелек комплексында, Хафиз (Күчтем) авылында таналар фермасында, Тауиле авылында азык үзәгендә һәм 64 мең тонна сыйдырышлы элеваторда булдылар.

Эш сәфәре кысаларында җитәкчеләр Татарстан Республикасындагы иң эре роботлаштырылган ферма — «ПМК» ҖЧҖен карап чыктылар. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Чулпыч авылы янындагы 3000 баш савым сыерына исәпләнгән «Шинар» роботлаштырылган сөтчелек комплексы Россия территориясендә иң заманча комплексларның берсе булып тора, ул соңгы буын роботлаштырылган саву системасы белән җиһазландырылган, анда эш яңа программага көйләнгән, сөтне саклау һәм суыту, шулай ук сыерларны тукландыру өчен алдынгы җайланмалар кулланыла.


 

 


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International