Казан дәүләт аграр университетында “МТЗ” уку үзәге ачылды

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

Бүген Казан дәүләт аграр университеты базасында «МТЗ» уку үзәге ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев, «Минск трактор заводы» ААҖ генераль директоры Сергей Авраменко, Россия Федерациясендә Казан шәһәрендә Беларусь Республикасы Илчелеге җитәкчесе Виктор Щетько, «ТПК МТЗ-Татарстан» ҖЧҖ генераль директоры Алмаз Әхмәтов, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин катнаштылар.

Чара кысаларында Айрат Вәлиев һәм Сергей Авраменко Казан дәүләт аграр университеты белән «Минск трактор заводы» ачык акционерлык җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Уртак эшчәнлек турындагы килешүдә мәгариф учреждениесе эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга, Татарстан Республикасы хезмәт базары ихтыяҗларына туры килүгә, белгечләр әзерләүне эш бирүче таләпләренә мөмкин кадәр якынайтуга һәм «МТЗ» трактор заводы брендының уңай имиджын ныгытуга юнәлдерелгән үзара файдалы хезмәттәшлек итү каралган.

Очрашуда катнашучыларга «МТЗ» трактор заводы, аның масштаблары һәм ресурслары, шулай ук трактор төзелеше тармагының үсеше һәм юнәлешләре турында сөйләделәр. «ТПК МТЗ-Татарстан» ҖЧҖ «Беларус» тракторларын җыю һәм сату белән шөгыльләнә. Дилерлык үзәге булу республика авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен сыйфатлы запас частьләр белән тәэмин итәргә, кирәкле техниканы вакытында алырга мөмкинлек бирә.

2024 елда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре төрле модельдәге 530 трактор сатып алган, шуларның 236сы (44%) Минскида җыелган.

Татарстан территориясендә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» яңа илкүләм проектын гамәлгә ашыру планлаштырылган, аның төп бурычы - агросәнәгать комплексында кадрлар тотрыклылыгын булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International