Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә чыгымнар өлешен каплауга субсидия бирү өчен сайлап алу турында игълан итә

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы федераль бюджеттан финанслана торган «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» илкүләм проекты кысаларында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә тотылган чыгымнар өлешен каплауга (2024 елның II кв өчен) субсидияләр бирү буенча сайлап алу уздыру өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Гаризалар кабул итү 2024 елның 14 декабреннән башлана. 

Гаризалар кабул итү 2024 елның 24 декабрендә тәмамлана.

Гаризалар кабул итү урыны: https://promote.budget.gov.ru

Сайлап алу турында мәгълүмат: https://agro.tatarstan.ru/selskohozyaystvennim-potrebitelskim-kooperativam.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International