Министрлыкта ведомство хезмәткәрләренең балалары арасында узган рәсем конкурсына йомгаклар ясалды

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Министрлыкта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аппараты хезмәткәрләренең балалары арасында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган «Коррупциягә каршы бергә» дигән балалар рәсемнәре конкурсына йомгаклар ясалды.

Проектның максаты - коррупцияне профилактикалау, балаларда актив тормыш позициясен булдыру, яшь буынның игътибарын коррупция проблемаларына җәлеп итү, коррупциягә каршы социаль реклама булдыруда балаларның һәм яшьләрнең иҗади инициативаларын хуплау һәм ярдәм итү.

Конкурсның бурычлары - җәмгыятьтә коррупциячел чагылышларга карата тискәре мөнәсәбәтне үстерү, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

Конкурста 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар, яшьләре буенча 3 төркемдә катнаштылар.

Йомгаклар ясаганда тематик юнәлеш, сәнгати башкару, иҗади фикернең оригинальлеге исәпкә алынды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балаларга алга таба иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International