Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә сөт-чимал һәм сөт продукциясе базарындагы вәзгыятьне тотрыкландыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды. Очрашуда шулай ук Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Айрат Шәфигуллин һәм Татарстан Республикасының эре агросәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Очрашуда катнашучылар сөт продукциясенә бәяләрнең кискен артуын булдырмау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бәяләрне көйләү механизмнары сөт җитештерүчеләргә дә, эшкәртүчеләргә дә зыян китермәскә тиеш, дип билгеләп үттеләр.
Марат Җәббаров сөт һәм сөт продуктларына бәяләрнең кискен үсүен булдырмаска, сөт-чимал базарында бәяләрне тотрыкландырырга һәм республикада эшкәртү өлешенең кимүенә юл куймаска кирәклегенә басым ясады. “Сөт һәм бөтен сөт продуктлары төп социаль әһәмияткә ия азык-төлек продуктлары булып тора”, - диде министр.
Айрат Шәфигуллин сөт продукциясе бәяләрен тотрыклыландыру буенча чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләде.
«Зеленодольск сөт комбинаты» АҖ генераль директоры Әуфәр Галиев сөт продукциясе базарындагы вәзгыять турында сөйләде.
«Продпрограмма АПК» ҖЧҖ генераль директоры Рифат Мотыйгуллин «Сөт-чималга бәяләр билгеләү, сөтнең үзкыйммәтенә турыдан-туры һәм читләтелгән чыгымнарның йогынтысы» темасына чыгыш ясады.