Министрлыкта Татарстан Республикасында сөт терлекләренең генетик селекциясе проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасында сөт терлекләренең генетик селекциясе проектын гамәлгә ашыру буенча эшлекле очрашу узды. Анда министр урынбасары Гөлүс Баязитов, «Курчатов институты» илкүләм тикшеренү үзәге, «Иннопрактика»  һәм башка рәсми затлар катнашты.

Бүгенге көндә нәсел хуҗалыкларында заманча технологияләр белән эшләү исәбенә 2023 елда сыерларның уртача еллык савымы 9308 кг булды (2022 елда 8739 кг, + 6,5%). Дөньякүләм селекциядәге танылган үгез-җитештерүчеләрнең һәм таналарның орлыклары соңгы ун елда республикада нәселле терлекләрнең продуктивлыгын 2 мәртәбә арттырды.

“Терлекчелекнең алга таба үсешен фән белән тыгыз бәйләнештә күрәбез. «Курчатов институты» һәм Казанның әйдәп баручы аграр югары уку йортларының фәнни потенциалы, нәсел хуҗалыклары белгечләре командасы белән берлектә безгә селекция-нәсел эшен хайваннарны генетик бәяләү дәрәҗәсендә оештырырга кирәк. Безнең бурыч - сөт терлекләрен дөрес бәяләү, алар буенча сөтнең сыйфат һәм продуктивлык күрсәткечләре буенча белешмәләр җыю, цифрлы профиль һәм геномлы бәя бирү, бу һәр туган бозауның булачак продуктивлыгын һәм потенциалын фаразларга мөмкинлек бирәчәк”, - дип билгеләп үтте үз чыгышында министр Марат Җәббаров.

“Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы берничә ел дәвамында хайваннарны генетик бәяләү юнәлешен өйрәнә. Бу юнәлештә шактый күп эш башкарылды. Бу эшнең озакка сузылуы шуны раслый: Министрлыкның максаты модалы юнәлешкә генә иярү түгел, ә бу юнәлешнең Татарстан Республикасы өчен һәм тулаем Россия өчен дә озак чорга нигез салуын күрсәтү”, - диде министр урынбасары Гөлүс Баязитов.

Киңәшмәдә катнашучылар очрашу кысаларында юл картасы, проектны финанслау һәм сөт юнәлешендәге мөгезле эре терлекләрнең генетик селекциясен координацияләү өчен «Нәсел оешмалары берлеге» коммерциячел булмаган оешмалар (НКО) базасында Мәгълүмати тәэмин итү үзәгенең алдагы эше турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International