Гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 1 млрд сумнан артык продукция сатылган

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Республикада гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Алар 14 сентябрьдә башланган иде һәм Казан шәһәрендә 13 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Камада 3 мәйданчыкта уза.

Узган 13 ярминкә йомгаклары буенча 1010,2 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан 6199,5 тонна яшелчә, шул исәптән 3728,8 тонна бәрәңге, 232,4 тонна үлчәүле сөт, 561,5 тонна шикәр, 2291,6 мең данә тавык йомыркасы, 1030,5 тонна ит, шул исәптән 574,4 тонна сыер ите. Ярминкәләр үткәрү өчен 11933 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.

Быел соңгы ярминкә 29 декабрьдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International