Казанда беренче тапкыр “Идел буе умартачылары форумы - 2024” узды

2024 елның 7 декабре, шимбә

Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базасында «Идел буе умартачылары форумы - 2024» узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан умартачыларының төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин, АПК идарәсенең дәүләт, федераль һәм төбәк структуралары вәкилләре, Умартачылар ассоциациясе җитәкчеләре, фәнни-тикшеренү институтлары вәкилләре һәм умартачылар катнашты.

Татарстан Республикасында умартачылык тармагы - агросәнәгать комплексының динамикалы үсә торган юнәлеше. Республик шактый күп баллы үсемлекләр запасларына ия, болар: урман мәйданнары - 69,3%; авыл хуҗалыгы мәйданнары - 24,9%; печәнлекләр һәм болыннар - 5,8%. Татарстан Республикасында урман мәйданнарында бал запасы: юкә урманы - 93,4 %; баллы башка урман запасы - 6,6 %.

Республика 2023 ел йомгаклары буенча, 3,7 мең тонна товар балы җитештереп, Россия Федерациясенең иң яхшы дүрт төбәге арасына керде. 2024 елда, башлангыч белешмәләр буенча, товар балын җитештерү 3,8 - 3,9 мең тоннага кадәр җитәчәк.

Марат Җәббаров, умартачылык тармагы — республика авыл хуҗалыгының иң мөһим тармакларының берсе, шуңа күрә Министрлык, агросәнәгать комплексы учреждениеләре һәм җирле үзидарә органнары бу юнәлешне үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру һәм һәртөрле ярдәм күрсәтү белән кызыксына, дип билгеләп үтте. “Умартачылык - авыл хуҗалыгының мөһим өлеше. Үзебезнең яктан без аңа игътибар бирәбез, шартлар тудырырга тырышабыз. Татарстанда бал шактый күп җитештерелә, әмма безнең үз брендыбыз юк. Безгә Татарстан балын популярлаштыру мәсьәләсен бергәләп хәл итәргә кирәк”, - дип әйтте министр.

Форум кысаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов “Татарстан Республикасы умартачылыгының бүгенге торышына һәм аның үсеш перспективаларына анализ” темасына чыгыш ясады. Ул умартачылыкны тотрыклы үстерү һәм республика халкын сыйфатлы умартачылык продукциясе белән тәэмин итү өчен үтәлергә тиешле бурычларны билгеләп үтте. Бу бурычларга түбәндәгеләр керә:

”Умартачыларга кырлар эшкәртеләчәге турында алдан хәбәр итүнең тотрыклы системасын булдыру; умарталыкларны 100 % паспортлаштыру; умартачылыкны контракт нигезендә үстерү; умартачыларны һәм агрономнарны имин технологияләр буенча укыту һәм аларның квалификациясен күтәрү; умартачылык продукциясен (балны) фальсификацияләүне булдырмау буенча уртак чаралар уздыру һәм Татарстан балын киң рекламалауны булдыру”, - диде министр урынбасары.

Игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков бал кортларының пестицидлар, агрохимикатлар белән агулануын профилактикалау турында сөйләде һәм 2025 елга Татарстан Республикасы агрономнар өчен бурычлар билгеләде. “2025 ел уңышы өчен гектарга кимендә 80 кг ашлама кертү; ашламаларның сыек формаларына күчү; үзебезнең селекция сортларын сайлап алу һәм куллану; торак пунктлар янында энтомофиль культуралар чәчү; биологик препаратлар куллану (бигрәк тә энтомофиль культураларда); бөртекле культураларның кимендә 10% мәйданында иртә җыелган культуралар урынына төрле культуралар чәчү һ.б.лар”, - дип билгеләп үтте Ирек Садыйков.

Форумда шулай ук умартачылык продукциясенең сыйфатын мониторинглау, энтомофиль культураларны биологик яклау, умартачылыкны кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International