Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Казан” агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аның белән бергә Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.
Рөстәм Миңнеханов сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, китерелгән товарларның ассортиментын бәяләде, шулай ук җитештерү цехында булды.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 сентябрьдә башланып киткән иде, алар Казанда 13 мәйданчыкта, Чаллы һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Камада 3 мәйданчыкта һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә уза.
12 ярминкә атнасы йомгаклары буенча 939 млн сумлык фермер продукциясе сатылган. Аерым алганда, татарстанлылар 6 мең тоннадан артык яшелчә сатып алганнар, шул исәптән 3,7 мең тонна бәрәңге, 210 тонна үлчәүле сөт, 527 тонна шикәр, 949 тонна ит, шулай ук 2,1 миллионнан артык тавык йомыркасы. Ярминкәләр уздыру өчен 11 мең транспорт җәлеп ителгән. Ярминкәләр 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.