Татарстанга сөтчелек юнәлешендә голштино-фриз токымыннан таналар кайтардылар

2024 елның 6 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районына сөтчелек юнәлешендә голштино-фриз токымыннан таналар кайтардылар.

Вафауллин КФХсы, Нәбиуллин КФХсы, “Тукай ис” ҖЧҖ һәм “Уңыш” ҖЧҖ сөт җитештерүне арттыру һәм терлекчелекне үстерү максатында нәселле терлекләр сатып алалар, бу мөгезле эре терлекләрнең генетикасын һәм җитештерүчәнлеген шактый яхшыртырга мөмкинлек бирә.

“Уңыш” ҖЧҖенә - 100 баш, Вафауллин КФХсына 68 баш терлек кайтарганнар инде. Бу елның декабрендә - “Тукай ис.” ҖЧҖенә 100 баш һәм киләсе елның февралендә Нәбиуллин КФХсына 100 баш нәселле тана кайтару планлаштырыла. \

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин нәселле таналарны тоту шартлары белән танышты һәм республика агросәнәгать комплексы алдындагы бурычларны хәл итү юнәлешендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшенең әһәмиятен билгеләп үтте.

Бүгенге көндә барлык сыерлар да бердәм ветеринария-санитария таләпләре нигезендә катгый 30 көнлек карантинга урнаштырылган. Бу чорда тиешле карантин чаралары үткәреләчәк, таналарның биологик материалы буенча консультацияләр һәм тикшеренүләр үткәреләчәк. Үткәрелгән анализлар нәтиҗәләре буенча карантинны төгәлләү һәм терлекләрне фермадагы башка төп сыерлар янына кертү турында карар кабул ителәчәк.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International