Очрашу коррупциягә каршы сәясәткә кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу максатында оештырылды. Моннан тыш, дәүләт граждан хезмәтенә бәйле мәсьәләләр, аерым алганда, хезмәт узуга бәйле тыюлар, чикләүләр турында фикер алыштылар.
Аграр югары уку йорты студентлары өчен лекцияне аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлеге башлыгы Алмаз Галимҗанов һәм фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Азат Шәйдуллов укыдылар.
Студентларны коррупциягә каршы тору юнәлешендә барлыкка килә торган төп проблемалар белән таныштыруга аерым игътибар бирелде. Лекция барышында коррупциянең барлыкка килү тарихы, төп төшенчәләр, коррупциягә каршы көрәш механизмнары, шулай ук Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте һәм коррупциячел хокук бозулар өчен хокукый җаваплылык кебек темалар кузгатылды. Чыгыш нәтиҗәләре буенча, фикерләшү барышында Министрлык вәкилләре студентлар биргән сорауларга җаваплар бирделәр.