Мәскәүдә «Агросәнәгать комплексында ел хатын-кызы - 2024» премиясен тапшыру тантанасы узды. Бу - Россия агросәнәгать комплексында агротармакның уңышлы лидерларын берләштерү, аларның АПК үсешенә керткән өлешләрен бәяләү, җәмгыятьтә аларның һөнәри казанышларын тануга ярдәм итү максатыннан оештырылган беренче иҗтимагый инициатива. Быел конкурста үз өлкәләренә зур өлеш керткән 300дән артык талантлы һәм максатка омтылучан хатын-кыз катнашты.
“Иҗтимагый/социаль эшчәнлектә лидер” номинациясендә “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге” директоры Диләрә Шувалова бүләккә ия булды. Ул Татарстан Республикасы муниципаль районнары белән тыгыз хезмәттәшлектә нәтиҗәле эшләүче яшь идарәче. Ул, авыл халкын социаль һәм икътисадый дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга җәлеп итеп, авылда яшьләр инициативаларын үстерүгә зур өлеш кертте.
Диләрә Шувалова авыл халкының эшлекле активлыгын арттыруга аерым игътибар бирә. Бүгенге көндә ул 1500дән артык кече хуҗалыкларны координацияли, авыл территорияләрен үстерүгә федераль акчалар җәлеп итү буенча эшчәнлек алып бара. Татарстан Республикасы иминлеген тәэмин итү максатында, федераль дәрәҗәдә авыл халкының һәм кече хуҗалыклар вәкилләренең мәнфәгатьләрен лаеклы яклый.
“Бүгенге көндә агробизнесны популярлаштыра торган проектлар шактый күп. Әмма шуны билгеләп үтәсем килә, аларның күбесе кыска вакытлы очрашулардан тора, аларда уку нәтиҗәләре күзәтелми. Әйе, лекция тыңланды, ниндидер кызыксыну барлыкка килде - бу бик әйбәт, бизнесны теркәү яки җир-мөлкәт комплексын сатып алу вакытында ниндидер сораулар туды - һәм шуның белән бетте, ә мәсьәлә озаккарак сузыла йә теләк бөтенләй юкка чыга. Мондый очраклар күп, кайдадыр административ киртә барлыкка килергә мөмкин һ.б. Шуңа күрә миндә агробизнесны башлап җибәрү буенча барлык белемнәрне һәм алымнарны өйрәнү һәм алардан системалы эштә файдалану теләге барлыкка килде”, — диде Диләрә Шувалова.