Министрлыкта Казахстан делегациясе белән эшлекле очрашу узды

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Казахстан делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Делегация составында: Казахстанның «Ит Берлеге» рәисе Асылҗан Мамытбеков һәм Бөтендөнья банкының өлкән консультанты Гөлмира Исаева.

Сөйләшүләрдә шулай ук министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты.

Ленар Гарипов Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мөмкинлекләрен тәкъдир итте. "Республикада ил буенча иң күп санда мөгезле эре терлек тупланган - 863 мең баш, шул исәптән 316 мең сыер. Шулай ук Татарстанда барлык категория хуҗалыкларда 470,3 мең баш дуңгыз, 294,6 мең баш сарык һәм кәҗә, 19,0 млн. баш кош-корт исәпләнә", - дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.

Яклар ит юнәлешендә югары продуктивлы терлекләр үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашу мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Яшь терлекләрне үстерүнең максаты - сөякләре һәм мускуллары нык, тиз үрчүгә сәләтле һәм сәламәт хайваннар формалаштыру.

Казахстан Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында тышкы икътисадый багланышлар актив үсә. Казахстаннан безгә ак май, он, крахмал һәм спирт төнәтмәләре чыгарыла, Татарстан Казахстанга сөт, сөт өсте, сөт сүле, көнбагыш мае, шоколад, джемнар, кетчуплар һәм туңдырма җибәрә.

Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International