Татарстанда “Фермер мәктәбе” проектының юбилей чыгарылышы булды

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

Бүген Казан дәүләт аграр университеты базасында «Фермер мәктәбе» белем бирү проектының бишенче агымында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты.

«Безнең өчен бу яңа проектлар 2025 елда дәүләт ярдәме чараларына дәгъва кыла алалар, нәтиҗәдә яңа урыннар булдырырга мөмкин, әмма иң мөһиме – авыл тормышы рәвешен саклап калу», – дип билгеләп үтте министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов.

Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова, проект киләчәк үсеш өчен мөмкинлекләр ача һәм авылларны, авыл традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу өчен җаваплы миссияне үти, дип билгеләп үттте.

Быел укулар яңа: «Кооперация» һәм «Аквакультураны үстерү» («Балыкчылык») юнәлешләре буенча узды. 35 тыңлаучы «Фермер мәктәбе» программасын уңышлы узу турында диплом алды. Якын арада аны укып чыгучылар арасында Россельхозбанктан грант ярдәме алуга конкурс узачак.

Авылда эшкуарлыкны ачыклау, аңа ярдәм итү һәм үстерү «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының төбәк өчен иң актуаль компоненты булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International