Татарстан Республикасында 14 сентябрьдән гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады, алар Казан шәһәрендә 13 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама районында 3 мәйданчыкта һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә уза.
Узган шимбәдә Казандагы ярминкә мәйданчыкларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Хабаровск крае Хөкүмәте Рәисенең табигый ресурслар һәм авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Дарий Тюрин карап чыктылар.
12 ярминкә атнасы йомгаклары буенча 938,9 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан: 6071,3 тонна яшелчә, шул исәптән 3666,1 тонна бәрәңге, 209,9 тонна үлчәүле сөт, 527,4 тонна шикәр, 2102,5 мең данә тавык йомыркасы, 948,8 тонна ит, шул исәптән 530,7 тонна сыер ите.
Ярминкәләр үткәрү өчен 11 108 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.
Ярминкәләр 2024 елның 29 декабренә кадәр (16 ярминкә атнасы) үткәрү планлаштырылган.