Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Хабаровск крае Хөкүмәте Рәисенең табигый ресурслар һәм авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Дарий Тюрин «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булдылар.
Агропаркның ярминкә мәйданчыгына Кукмара, Арча, Мамадыш муниципаль районнары фермерлары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары продукциясе китерелгән иде. Сатып алучыларга төрле продуктлар: яшелчә, сыер ите, дуңгыз ите, кош ите, үлчәүле сөт, ярмалар, шикәр комы, ит эшләнмәләре, сөт продукциясе, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар тәкъдим ителгән иде.
"Биредә авыл хуҗалыгы продуктларын сатуның уникаль системасы булдырылган - «фермердан кулланучыга арадашчылардан башка». Фермерлар өчен – җитештерелгән продукцияне сату өчен яхшы мөмкинлек, ә шәһәр кешеләре өчен – иң кирәкле һәм сыйфатлы продукцияне бер урында һәм арзан бәядән сатып алу мөмкинлеге", - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров, кунакны авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясе белән таныштырып.
Марат Җәббаров һәм Дарий Тюрин шулай ук сәүдә рәтләрен йөреп чыктылар, "Казан" агросәнәгать паркының эшкәртү цехларын, склад һәм суыткыч бүлмәләрен карадылар.