Лаеш районының Көек авыл җирлегендә сөт терлекчелеген үстерүгә юнәлдерелгән яңа фермер проекты гамәлгә ашырыла. Ел саен кимендә 1200 тонна сөт җитештерелә торган 200 баш эре мөгезле терлек өчен ферма төзү планлаштырыла. Әлеге проект ярдәмендә кимендә сигез эш урыны булдырылачак. Инвестицияләр күләме 70,589 млн сум тәшкил итәчәк. Муниципалитет башлыгы Илдус Зарипов бу идеяне Лаешта инвестиция советында хуплады.
“Әлеге проект безнең районда авыл хуҗалыгын үстерү өчен зур әһәмияткә ия. Без һәрвакыт икътисадый үсешкә һәм халкыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә торган җирле инициативаларга ярдәм итәргә һәм аларны үстерергә омтылабыз”, - дип билгеләп үтте Илдус Зарипов.
Ферма, ашлык склады, терлек азыгы цехы һәм бозаулар абзары төзү өчен кирәкле барлык төзелеш материаллары участокка кайтарылган инде. Төзелешне 2027 ел ахырына тәмамлау планлаштырыла.