Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов рәислегендә Төркия Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Очрашуда шулай ук «Республиканың инвестицияләр һәм новацияләр агросәнәгать үзәге» АҖенең коммерция директоры Айдар Зарипов, Министрлыкның агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов һәм азык-төлек базарын үстерү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Салават Сәхабетдинов катнаштылар.
Төркия делегациясен «Aress» компаниясе идарәсе рәисе Зафер Кызылджа һәм «Aress» компаниясенең Россиядәге вәкиле Метин Йылмаз җитәклиләр.
Рөстәм Гайнуллов Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы мөмкинлекләре турында сөйләде. «Бүгенге көнгә республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан 10 млрд сумлык 355 трактор, 97 ашлык җыю комбайны, 38 азык җыю комбайны, 2280 берәмлек башка техника сатып алынган. Кызыксындыручы ярдәм чаралары соңгы 5 елда 100 га чәчүлекнең энергия белән тәэмин ителешен 24 ат көченә (159дан 183 ат көченә кадәр) арттырырга мөмкинлек бирде», — диде министр урынбасары.
Очрашу барышында «Рацин» АҖ һәм «Aress» компаниясе арасында хезмәттәшлекне үстерү, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасының һәм запас частьләрнең экспорт куәте турында фикер алыштылар.
«Aress» компаниясе шулай ук эре чаралар, шул исәптән күргәзмәләр, конференцияләр, конгресслар, симпозиумнар, уку семинарлары, b2b-очрашулар, спорт ярышлары һ.б.ларны оештыру буенча хезмәтләр күрсәтүдә махсуслаша. Оешма уртак конгресс-күргәзмә чараларын оештыру өлешендә Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерү һәм Төркиядән Татарстанга туристлар агымын арттыру белән дә кызыксына.