Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында "Һөнәре буенча иң яхшы" XII республика һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасары Дмитрий Яшин һәм Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Миләүшә Заһидуллина катнаштылар.
Конкурс, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан үткәрелде.
Аның максаты - иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм эшләре өчен бүләкләү. Моннан тыш, конкурс һөнәри күнекмәләр булдыру һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрү өчен мәйданчык булдыра.
Конкурс көннәре Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базаларында узды.
“Мондый яшьтә авыл хуҗалыгы һөнәрен сайлау - җиргә аерым мәхәббәте булган кешеләр эше. Сезнең бу мөһим тармакның бер өлеше булырга теләвегез аерым ихтирамга һәм танылуга лаек. Безнең өчен сез - әлеге конкурс нәтиҗәләренә карамастан, инде җиңүчеләр булып саналасыз.
Яңа технологияләр, техника, цифрлаштыру ярдәмендә без алга барабыз, республикабызның һәм тулаем илнең азык-төлек белән тәэмин ителүенә ирешәбез. Безнең казанышлар - тармак белгечләренең көндәлек хезмәт нәтиҗәләре. Сезгә үзегезнең тормышыгызны авыл хуҗалыгы белән бәйләгәнегез өчен рәхмәт”, – диде Марат Җәббаров.
Катнашучылар беренче этапта тиешле юнәлешләр буенча тест билетларына җаваплар бирделәр. Икенче өлештә яшь хезмәткәрләр һәм студентлар практикада үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр: терлеккә дөрес диагноз кую, авыру турында сөйләү һәм беренче ветеринария ярдәмен күрсәтү, итне сөяктән аеру техникасын сүтеп җыю, машина техникасының эчке частьләрен дөрес күрсәтү, саву аппаратын тиз арада көйләү.
Иң яхшыларны берничә номинациядә билгеләделәр. Алар түбәндәгеләр:
"Иң яхшы инженер-механик" - Шәрәфиев Рәис Әнис улы, Арча муниципаль районы;
"Иң яхшы агроном" - Әхмәдуллин Ранил Наил улы, Балтач муниципаль районы;
"Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы" - Русских Михаил Денисович, Питрәч муниципаль районы;
"Иң яхшы ветеринария табибы" - Фәйзрахманов Нияз Алмаз улы, Кукмара муниципаль районы
"Иң яхшы зоотехник" - Макеев Николай Александрович, Әлмәт муниципаль районы;
"Иң яхшы механизатор" - Бәдертдинов Илнур Равил улы, Кукмара муниципаль районы;
"Иң яхшы машина белән сыер саву операторы" - Гыйләҗетдинов Зөлфәт Тәлгать улы, Балтач муниципаль районы;
"Терлек үрчетү буенча иң яхшы технолог" - Иванов Илназ Борисович, Арча муниципаль районы;
"Азык-төлек җитештерүенең иң яхшы технологы" - Герасимов Андрей Петрович, Лаеш муниципаль районы;
Конкурста Гран-прины Арча муниципаль районыннан Сафиуллин Айрат Ягъфәр улы алды .
Чара “Фән һәм университетлар” илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.