Татарстанда беренче ярминкә атнасында 56,9 млн сумлык продукция сатылган

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

14 сентябрьдән Татарстан Республикасында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды, алар Казанда 13 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Зеленодольск шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Түбән Кама районында 3 мәйданчыкта һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә узачак.

Беренче ярминкә атнасы йомгаклары буенча 56,9 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан: 408,4 тонна яшелчәләр, шул исәптән 277,6 тонна бәрәңге, 14,9 тонна үлчәүле сөт, 41,4 тонна шикәр, 167,8 мең данә тавык йомыркасы, 54,2 тонна ит, шул исәптән 30,6 тонна сыер ите.

Ярминкәләр уздыруга 740 бер. транспорт җәлеп ителгән иде.

Ярминкәләр 2024 елның 29 декабренә кадәр булачак, дип планлаштырыла (16 ярминкә атнасы).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International