Биектау районында кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Биектау районының Ямаширмә авылында Биектау муниципаль районы администрациясенең, Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең ИПИ органик авыл хуҗалыгы һәм экологик чиста продукция үзәгенең уртак киңәшмәсе узды. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов, КФХ һәм СПоК авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашты.

Чараның максаты - авыл территорияләрен тотрыклы үстерү, бу тотрыклы социаль-икътисадый үсешне күздә тота, моңа, кече хуҗалыкларны үстереп, авыл халкын тулысынча эш белән тәэмин итү, тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм агротуризмны үстерү ккрә.

Семинарда катнашучылар музейда, җиләк-җимеш культуралары плантацияләрендә, атлар үрчетү буенча КФХда, җитештерү объектларында һәм агротуризм үзәгендә булдылар.

Киңәшмәнең пленар өлеше кысаларында «Кече хуҗалыкларны һәм авыл территорияләрен үстерүдә Биектау муниципаль районының роле» темасына булган киңәшмәдә җиләк культураларын үстерүгә, саклауга һәм сатуга кагылышлы мәсьәләләр, агротуризмның роле, КФХ хуҗалык эшчәнлегенең төрлелеге турында фикер алыштылар.

Төп нотык белән Татарстан Республикасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров чыгыш ясады.

«11 муниципаль районда кооперативлар төзелде. Мәсәлән, Саба муниципаль районында бер «Умырзая» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы гына да 2023 елда 800 млн.сумга якын эре мөгезле терлек ите саткан. Боларның барысына да дәүләттән финанс ярдәме генә түгел, үз-үзен көйләү системасы да зур йогынты ясый», - дип билгеләп үтте ул.

Нотыклар белән шулай ук фермерлар Тимур Усманов, Фаил Әхмәтов, Габделәхмәт Котдусов һәм Альфред Хәйруллин чыгыш ясадылар. Алар үзләренең фермер хуҗалыклары, җиләк-җимеш культураларын эшкәртү, үз продукцияләрен сату һәм агротуризмны үстерү планнары турында җентекләп сөйләделәр.

Семинар азагында бүләкләү тантанасы булды, фермерларга авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешләре өчен Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International