Татарстанда иң яхшы тракторчыны ачыкладылар

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Республикада BELARUS «МТЗ-ШОУ» газ-мотор тракторларын профессиональ йөртү буенча Беренче республика чемпионаты узды.

Конкурс 100 метр озынлыктагы ике параллель өзектә, бер үк вакытта старт бирелеп һәм бертөрле киртәләр белән уздырылды. Катнашучылар 5 минут эчендә, билгеләнгән тамгаларны катгый үтәп, тиешле йөкне бер урыннан икенче урынга күчереп, фигуралы йөртү техникасын һәм үз осталыкларын күрсәттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча өченче урынны - Азнакай районыннан Эдуард Минлигалин, икенче урынны Арча районыннан Инсаф Шәрәфиев алды. Теләче районыннан Илмир Галимов җиңүче булып танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International