Татарстан Рәисе: «Агроидел» күргәзмәсе – Татарстанның авыл хуҗалыгы өчен генә түгел, ә тулаем бөтен Россия өчен мөһим вакыйга

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә "Агроидел" күргәзмәсе - Татарстанның авыл хуҗалыгы өчен генә түгел, ә тулаем бөтен Россия өчен мөһим вакыйга. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» территориясендә «Агроидел-2024» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә белдерде.

"Агроидел-2024" 3 июльдә башланды һәм 5 июльгә кадәр барачак. Күргәзмә үз мәйданчыгында 48 гектарда тәҗрибә-күрсәтмә кырларын, шулай ук киң күләмле экспозицияне һәм эшлекле программаны берләштерә. Чара АПК белгечләре өчен бик әһәмиятле һәм ул товар җитештерүчеләрнең, авыл халкының һәм галимнәрнең үзара хезмәттәшлеген җайга салуга ярдәм итә.

Рөстәм Миңнеханов, Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә күргәзмә экспозициясен карап чыктылар.

Россия, Кытай, Төркия, Иран һәм Беларусь Республикасыннан 400дән артык компания авыл хуҗалыгы техникасының киң экспозициясен, игенчелектә, терлекчелектә һәм цифрлаштыруда алдынгы технологияләрне, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм төрү өчен махсус җайланмаларны, АПКда хезмәт күрсәтү төрләрен тәкъдим итте.

Тәҗрибә-күрсәтмә кырларында Татарстан Рәисе бөртекле һәм кузаклы культураларның яңа перспективалы сортлары, селекция һәм агрохимия өлкәсендәге казанышлар белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның илнең авыл хуҗалыгы җитештерүендә лидерларның берсе булуын ассызыклады. “Республиканың агросәнәгать комплексы - яхшы үсеш мөмкинлекләре булган заманча югары технологияле тармак ул. Катлаулы һава шартларына карамастан, узган ел мул уңыш - 3,6 млн тонна ашлык җыеп алынды. Шулай ук без Россиядә бәрәңге җыю буенча икенче урында торабыз”, - диде Татарстан Республикасы Рәисе.

Ул сөт җитештерү буенча Татарстанның илдә беренче булып торуына игътибар юнәлтте. Тармакның шулай булуы инвесторлар белән эш уңышлы оештырылган районнар тырышлыгы аркасында. Алар арасында - Кукмара районы (тәүлеклек савым - 500 тонна), Балтач районы (400 тоннага якын), Минзәлә, Саба һәм Әтнә районнары (300 тоннадан артык). Алдынгы хуҗалыклар арасында Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районындагы «АПК Продпрограмма»ны (тәүлеккә 250 тонна сөт савыла), Бөгелмә районындагы «Төньяк Нива Татарстан» комплексын (117 тонна) атап узды.

“Һичшиксез, республика авыл хуҗалыгының уңышлары - агросәнәгать комплексының барлык хезмәткәрләренең уңышлы эшләү нәтиҗәсе. Без үзебезнең аграрийларга фидакарь хезмәтләре өчен зур рәхмәтле, аларның казанышларын хөрмәтлибез һәм алар белән горурланабыз”, - дип ассызыклады республика Рәисе.

Узган ел республика аграрийлары чәчү кампаниясен уңышлы тәмамлаган иде. Барлык мәйданнар да вакытында эшкәртелде һәм чәчелде. “Хәзер безнең бурыч - киләчәк уңышны формалаштыру өчен кирәкле чараларны, шулай ук терлекчелек өчен азык әзерләүне дәвам итү”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе, Татарстан - төп азык-төлек продуктлары буенча үз-үзен тәэмин итүче төбәк, дип билгеләп үтте. Аграрийлар Россиянең азык-төлек иминлеген тәэмин итү буенча ил җитәкчелеге тарафыннан куелган бурычларны үтәүгә шактый зур өлеш кертәләр. Шул ук вакытта, авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләме елдан-ел арта. Мәсәлән, 2023 елда аның күләме 450 млн доллардан артып китте һәм продукция дөньяның 52 иленә җибәрелә.

Катлаулы икътисадый вәзгыятькә дә карамастан, киң күләмле инвестиция проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Рөстәм Миңнеханов хәбәр итүенчә, кичә Свияжск мультимодаль логистика үзәге территориясендә “Август” компаниясе яңа элеватордан беренче тест ашлыгын җибәргән. “Бу заманча объект республикада җыелган бөртекле һәм майлы культуралар уңышының сакланышын, аларны автомобиль юлы, тимер юл һәм су транспортында җибәрүне оештыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шундый ук проектны компания Бөгелмә районында гамәлгә ашыра”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе.

Моннан тыш, бөтен республика буенча төрле авыл хуҗалыгы объектларын төзү дәвам итә. Мәсәлән, 2023 елда 11 мең сыерга 19 сөт комплексы, 23 районда 164 мең баш мөгезле эре терлеккә хезмәт күрсәтә торган 48 терлек азыгы үзәге, 30 мең тонна продукция сыйдырышлы 5 яшелчәсаклагыч, 108 мең тоннадан артык саклау куәте булган 37 ашлыксаклагыч төзелде. Чаллы элеваторын реконструкцияләү тәмамланды.

Республика аграрийлары исеменнән Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгына һәрьяклап ярдәм күрсәтелүе өчен Россия Президентына һәм ил Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде.

“Федераль ярдәм белән без авыл территорияләрен үстерәбез һәм авыл халкының тормыш сыйфатын яхшыртабыз. Бергәләп җайга салынган гамәлләр белән без тармак алдында торган барлык бурычларны да үтәп чыга алуыбызга ышанам”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе шулай ук Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушевка, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Росагролизинг командаларына күргәзмәне оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Андрей Разин «Агроидел» күргәзмәсен оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. "Елдан-ел күргәзмә колачлырак була бара, халыкара аграрийлар бергәлеге дәрәҗәсендәге мондый чаралар өчен аның дәрәҗәсе бик югары. Күргәзмәнең катнашучылары арта бара, шул исәптән чит илләрдән дә. Ә иң мөһиме - "Агроидел" практик нәтиҗәгә ия. Биредә һәр елны мөһим контрактлар төзелә, алдынгы авыл хуҗалыгы технологияләре күрсәтелә. Болар барысы да безгә алга барырга ярдәм итә”, - дип ассызыклады Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Разин алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә республика һәм ведомство бүләкләрен тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International