Министрлык чыгымнарны каплау өчен СНТларны сайлап алу турында игълан итә

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләреннән алар территориясендәге эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга  бәйле чыгымнарны каплауга гаризалар сайлап  алу турында игълан  итә.   

Документлар түбәндәге  адрес буенча  кабул ителә:   420014, Татарстан Республикасы,  Казан шәһәре,  Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 313 кабинет, дүшәмбе - пәнҗешәмбе - 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр (12:00 сәгатьтән  12:45 сәгатькә кадәр тәнәфес), җомга - 8:00 сәгатьтән 15:45 сәгатькә кадәр (12:00 сәгатьтән  12:45 сәгатькә кадәр тәнәфес).

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 221-76-87.

Гаризалар  сайлап  алу  буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап  алуда  катнашу  өчен документлар  формалары Министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырыла: 
https://agro.tatarstan.ru/subsidii-iz-byudzheta-respubliki-tatarstan-snt-na.htm

Гаризалар һәм документлар 2024 елның 1 июленнән  23 июленә кадәр кабул  ителә.  

Финанслау күләме - 200 млн.рублей, шуның 100 млн. сумы - эчке юлларны     (аллеяларны) ремонтлауга, 50 млн. сумы -  электр   линияләрен ремонтлауга,   шул  исәптән электр энергиясен автоматлаштырылган контрольдә тоту һәм исәпкә алу системаларын, комплектлы трансформатор подстанцияләрен  ремонтлауга һәм 50 млн. сумы – су  белән тәэмин итү системаларын ремонтлауга.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International