Татарстанда ел башыннан 122 мең т кош ите һәм 576 млн. данә йомырка җитештерелгән, бу үткән ел дәрәҗәсеннән 111 һәм 100 процент.
Сентябрьдә 13,5 мең т кош ите җитештерелгән. Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча, тармак предприятиеләре сәүдә челтәрләренә, үткән ел белән чагыштырганда, 15 процентка күбрәк тавык ите җибәрергә планлаштыралар. Йомыркалар күләме үткән ел дәрәҗәсендә кала.
“Татптицепром”да ачыклык кертүләренчә, тавыкларның санын арттыру хисабына әлеге уңышка ирешеп булачак. Агымдагы ел башында предприятиеләрдә 10 млн. кош исәпләнгән. Бүгенгә аларның саны 12 миллионга җиткән.
Татар-информ