9 апрельдә «ЛОКОЛО» цифрлы платформасын гамәлгә кертү буенча семинар узачак

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы  үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, IT-паркның Казан шәһәре,  Петербург ур., 52 йорт адресы буенча урнашкан конференц-залында 2024 елның 9 апрелендә 15.00 сәгатьтә  Казан  шәһәренең, Татарстан Республикасы Зеленодольск районы, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Питрәч районнарының коммерциягә карамаган   бакчачылык ширкәтләре (СНТ) рәисләре һәм идарә әгъзалары өчен СНТларда ЛОКОЛО цифрлы  платформасын  гамәлгә кертү буенча  семинар уздырыла.      Әлеге  платформа ширкәт белән  электрон идарә итү системасын гамәлгә кертергә,  гомуми җыелышларны тавышларны автомат рәвештә санау юлы  белән үткәрергә  һәм документлар тутыруны   тәэмин итәргә мөмкинлек  тудырачак.  

Чара барышында агымдагы елда СНТларга  республика ярдәме чаралары һәм бакчачылык ширкәтләренең электрон паспортын булдыру турында актуаль мәгълүмат җиткереләчәк. 
Семинарда катнашу өчен шәхесне раслый  торган документның үзең  белән  булуы кирәк. 
СНТ өчен «ЛОКОЛО» электрон  платформасы кушымтасы белән түбәндәге  сылтама буенча  танышырга  мөмкин: https://locolo.tatarstan.ru/snt#aboutlocolo.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International