Россия авыл хуҗалыгы банкы (Россельхозбанк) студентларга агросәнәгать комплексында карьера траекториясен төзергә ярдәм итә

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Россельхозбанк яңа сервис эшләтә башлый, ул аграр белгечлекләр студентларына һөнәри максатларына ирешү өчен үз карьера планнарын төзергә ярдәм итә алачак. АПКда вакансияләр эзләү буенча «Я в Агро» платформасы аналитикларының тикшеренүләре буенча, карьера траекториясе хыял эшен эзләү нәтиҗәлелеген 30%ка арттыра.  

Авыл хуҗалыгында технологияләр фәнни  һәм махсус күнекмәләрне көннән-көн күбрәк таләп итә. Шуңа күрә АПКның яшь белгечләре аграр белгечлекләрне генә түгел, ә заманча технологияләр  өлкәсен дә яхшы белергә тиеш.    

Россельхозбанк Edwica мәгариф экосистемасы белән бергә 2024 елның мартында онлайн-сервис эшләтә башлый, ул студентның яки эш эзләүченең бүгенге казанышлары нигезендә карьера траекториясен төзергә һәм һөнәри үсешнең якынча юнәлешен генә түгел, ә карьера баскычының конкрет баскычларын да билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, болар: китаплар, ресурслар, курслар һәм стажировкалар җыю, шулай ук мөмкин булган   вакансияләр. Авыл хуҗалыгында белем  һәм эш эзләү буенча «Я в Агро» цифрлы платформасы белгечләре фаразлавынча,  карьера траекториясен дөрес планлаштыру һөнәри юлның уңышлылыгын 30%ка арттыра. 

Ел саен меңләгән абитуриентлар, студентлар һәм яшь белгечләр үзләренең һөнәри үсеше яисә квалификациясен күтәрү турындагы карарга  киләләр.    Авыл хуҗалыгын динамик үстерү һәм цифрлаштыру өчен нәкъ менә шундый: максатчан һәм даими рәвештә белемнәрен  арттырырга   һәм камилләшергә әзер булган кадрлар кирәк. Яңа сервис шулай ук, һичшиксез, эш бирүчеләргә дә файдалы булачак, алар хәзер кирәкле квалификацияле белгечләрне тизрәк таба алачак. 

Сервис эш эзләүче тормышының барлык мөһим аспектларын исәпкә ала: белемен, һөнәри тәҗрибәсен, күнекмәләрен, күченергә әзерлеген, өстенлекләрен, психологик портретын һәм карьера максатларын. Ясалма интеллект ярдәмендә чишелеш белем алуның башлангыч ноктасыннан алып, эш бирүче үз алдына   куйган һөнәри максатка кадәр төгәл  һәм киңәйтелгән карьера планын төзи ала. Планның һәр этабы билгеле бер дәрәҗәдә һөнәри үсешкә ирешүдән гыйбарәт: стажер, кече белгеч, урта яисә әйдәүче белгеч, өлкән белгеч, җитәкче яисә директор. Һәр этаптан соң, система эш эзләү буенча 8 сайттан актуаль вакансияләр тәкъдим итә.   

Һәр этап өчен система карьера максатына ирешү өчен кирәкле күнекмәләрнең һәм осталыкларның өстенлекле исемлеген төзи. Аларның һәркайсын эшкәртү өчен конкрет күнекмәләрне үзләштерергә ярдәм итә торган белем бирү материаллары сайлана, моңа онлайн курслар, вебинарлар,  мәкаләләр, Rutube видеолары да  керә. 

2023 елның февралендә Россельхозбанк «Карьера навигаторы» сервисын эшләтә башлады, ул хыял һөнәрен ачыкларга, дөрес итеп резюме төзергә һәм шундый ук эш юлын сайлаган меңләгән кешеләрнең карьера маршрутын күзәтергә мөмкинлек бирә. Барлык кирәкле мәгълүмат тупланган белешмәләр  нигезендә математик ысуллар ярдәмендә эшкәртелә һәм фильтрлана. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International