Тәтеш муниципаль районында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эш төркеменең күчмә утырышы узды. Аның эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты.
Сәфәрнең максаты - районның үсеш нокталарын, социаль-икътисадый үсеш резервларын ачыклау һәм бизнеска гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирү.
Сәфәр кысаларында «Нур» агрофирмасында, Тәтеш механика заводында, «Тәтеш» сәнәгать паркы резидентлары «ТТС-16» ҖЧҖ һәм «Полимер Поволжье» ҖЧҖендә булдылар.
Район администрациясе бинасында Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов катнашында социаль-икътисадый үсеш турында фикер алыштылар. Чара ахырында район эшкуарлары белән очрашу узды. Очрашу кысаларында министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов район икътисадының аграр секторы үсеше турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады. Чыгышта акцент кече хуҗалыкларны үстерүгә юнәлдерелгән иде: ярдәм программаларында катнашу, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын оештыру, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча яңа җитештерү оешмаларын булдыру.
Очрашу кысаларында шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре киңәшмәдә катнашучыларга үз юнәлешләре буенча дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирделәр.
Чара йомгаклары буенча «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ белгечләре тарафыннан авыл туризмы, сөт эшкәртү һәм алга таба эшкәртү өчен кошчылык юнәлеше буенча проектлар билгеләнде.