Бүген Министрлыкта видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә «Яңа коры җир юлы ашлык коридоры» компаниясенең башкарма директоры Карен Овсепян белән киңәшмә узды.
Анда шулай ук министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, «НСЗК» ХК вәкилләре катнашты.
Яклар үзара мөнәсәбәтләр һәм потенциаль хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Карен Овсепян компания һәм аның хәзерге икътисадый шартлардагы логистик мөмкинлекләре турында сөйләде.
«Яңа коры җир юлы ашлык коридоры» компаниясенең башкарма директоры, бүген коры җир юлы транспортын үстерү һәм яңа логистик чылбырлар булдыру бик мөһим. Һәм республиканың бу юнәлештә үсү өчен мөмкинлекләре зур, дип билгеләп үтте.