Татарстан башкаласы татар авыллары эшкуарларының XII Бөтенроссия җыенын кабул итте

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар авыллары эшкуарларының XII Бөтенроссия җыенының пленар утырышында катнашты. Чара Казанда «Корстон» мәйданчыгында узды.

Быел җыенга Россиянең 40 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 800 кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар вәкилләре җыелды. Өч көнлек программага дискуссия мәйданчыкларында эшләр, мәдәни чаралар, шулай ук авыл территорияләрен үстерү тәҗрибәсе белән танышу өчен Кукмара районына бару кертелгән.

 Рөстәм Миңнеханов, килүгә,  Россиянең төрле төбәкләрендә җитештерелгән продукциянең һәм халык кәсебе товарларының күргәзмә-ярминкәсе белән танышты. Экспонентлар милли кием элементларын, сувенирлар, шулай ук, ит һәм балдан алып,  кондитерлык эшләнмәләренә кадәр булган төрле  азык-төлек  продуктларын   тәкъдим иттеләр.

Утырыш барышында Россиянең төрле почмакларыннан эшкуарлар    үзләренең бизнес алып бару тәҗрибәләре турында сөйләделәр, татар теле һәм традицияләренә ярдәм итү мәсьәләләренә дә тукталдылар.

Рөстәм Миңнеханов бүген илебездә 4,2 мең татар авылы барлыгын  билгеләп  үтте. Җирле эшкуарларның активлыгы әлеге территорияләрне үстерүгә һәм татар авылларының үзенчәлеген саклауга ярдәм итә, диде  ул. “Без әлеге форумны инде 12 тапкыр үткәрәбез, шул  вакыт эчендә  ул үзен абруйлы мәйданчык буларак танытты, анда без үзебезне борчыган мәсьәләләр турында фикер алыша алабыз. Туган телне, милли гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне саклау - моңа бары  тик уртак тырышлык белән генә ирешеп була. Сез безнең ышанычлы таянычыбыз. Үз бизнес-проектларыгызны тормышка ашырып, сез авылдашларыгызга булышасыз һәм татар авылларын саклап калырга ярдәм итәсез. Без сездән күп нәрсәгә өйрәнә алабыз”, - дип ассызыклады Татарстан  Республикасы Рәисе. 

Ул, бүген илдә махсус хәрби операция  зонасындагы  хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә, дип билгеләп  үтте ул. “Сезнең һәрберегез хәрби операциядә катнашучыларга  булдыралганча   ярдәм итә. Бу безне барыбызны да берләштерә. Бүген иң мөһиме – җиңүгә ирешү! Без җиңәргә тиеш!”- дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу ахырында ул татар мәдәни традицияләрен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасының кайбер дәүләт бүләкләрен   тапшырды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International