Татарстанда Россельхозбанк авылда 820 гаиләгә йортларны төзекләндерүдә ярдәм иткән

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

2023 елда Татарстанның авыл җирлекләрендә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россельхозбанкның финанс ярдәме белән 820дән артык гаилә йортларын  төзекләндергәннәр. 

Акчалар нигездә йорт һәм хуҗалык биналарын  ремонтлауга (тәрәзәләр, ишекләр куюга һәм алыштыруга, эчке эшләрне башкаруга) юнәлтелгән. Бу максатлар өчен  банк 360 млн сумнан артык акча биргән, бу узган ел белән чагыштырганда өч тапкыр күбрәк.

2023 елда йортлары төзекләндерү  кредитыннан  Тәтеш (әлеге программа буенча 78,8 млн сум) һәм Саба (74 млн сум) районнарында яшәүчеләр актив  файдаланган. Кредит алучыларның  уртача яше 30 яшьтән 45 яшькә кадәр.

Россельхозбанк авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән Хөкүмәт инициативаларын гамәлгә ашыра. Банк авыл йортларында яшәүнең мөмкин кадәр  уңайлы булуын тели, шуңа күрә зур булмаган торак  пунктларда  яшәүчеләргә   йортлар төзүдә  һәм ремонтлауда  финанс  ярдәме күрсәтә. 

 Авыл халкы өчен йортларны  төзекләндерүгә кулланучылар кредитын йорт  ремонтлау өчен генә түгел, ә инженерлык коммуникацияләрен үткәрүгә дә тотарга мөмкин. Моннан тыш, акчаларның бер өлешен җайланмалар һәм төзелеш материаллары сатып алуга да юнәлтергә мөмкин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International