Министрлыкта декларация компаниясе кысаларында киңәшмә узды

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2024 елда керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү мәсьәләләре буенча территориаль органнар хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре өчен киңәшмә узды. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирүнең проблемалы мәсьәләләре, шулай ук мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу буенча төп мәсьәләләр яңгырады. Тыңлаучылар бирелгән сорауларга җентекле   җаваплар алдылар. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International