Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ТР фермерлары да читтә калмый

2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында көзге Авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләп эшләп китте. Яңа сезонның башыннан алып үзләренең җитештергән продукцияләрен  50гә якын авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тәкъдим иткән. Ә бүгенгесе көндә аларның саны 3 тапкырга  арткан.

Рәдиф Исмагилов сүзләренә караганда, җитештерелгән продукцияне урнаштыру  3-4 тапкырга тизләтелгән. Бәрәңге дисеңме, ит, сөт, йомырка... Сезон  башында һәрбер фермер ял көннәрендә генә дә 150 кг ит саткан. Ә бүгенгесе көндә әлеге күрсәткеч 700 кг, хаттә, 1 тоннаны тәшкил итә икән. Башка төр продукцияләрдә дә үсеш күзәтелә.

Татарстан фермерларының “Казан” Агросәнәгать паркында узучы ярминкәләрдә күпләп килүләре сөендерә. Шунысын да әйтеп узарга кирәк, биредә сатучылар өчен дә, сатып алучылар өчен дә бөтен мөмкинлекләр һәм шартлар тудырылган, ди Рәдиф Исмагилов.

Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International