“Алтын көз - 2023” күргәзмәсенең пленар утырышында аграр белемне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

25нче юбилей «Алтын көз - 2023» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Киләчәккә инвестицияләр: аграр белемгә заманча караш» темасына пленар утырыш узды. Чарада Россия  Федерациясе   Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин, авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, субъектлар башлыклары, федераль хакимият, фән, мәгариф һәм бизнес органнары вәкилләре катнашты. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров катнашты. 
Утырышны ачып, Михаил Мишустин, Азык-төлек иминлеге доктринасының төп күрсәткечләренә ирешелде, хәтта  кайберләре буенча, мәсәлән  ашлык, шикәр, үсемлек мае, ит, балык буенча арттырып  та  үтәлде, дип билгеләп  үтте.  
 Премьер-министр сүзләренчә, Хөкүмәт агросәнәгатьтәге вәзгыятьне  игътибар белән күзәтеп бара һәм тармак проблемаларын  оператив рәвештә хәл итәргә  әзер. Мәсәлән,  Россия Банкы ставкасын үзгәртүгә бәйле очракта  да  шулай  булды.  “Федераль бюджетта кыска сроклы һәм инвестиция кредитларына агымдагы елда 5 процентка кадәр ставка буенча 158 млрд сум каралды. Әмма, әлбәттә инде, тагын да җитдирәк  чаралар кирәклеге аңлашылды. Президент ярдәме белән без сентябрьдә өстәмә ассигнованиеләр бүлеп бирдек – бу 55 млрд сумга  якын, бу элек кабул ителгән йөкләмәләрне үтәргә һәм алдагы сезонлы кыр эшләрен субсидияләргә мөмкинлек бирәчәк”, - дип белдерде Михаил Мишустин.
 Хөкүмәт Рәисе ассызыклавынча, тармак хәзер үсештә. Әлбәттә инде, авылларда яшәү сыйфаты, әкренләп булса да, яхшы якка үзгәрә. “Узган ел бу максатларга 420 млрд сумнан артык акча юнәлтелде. Быел да финанслау шул  дәрәҗәдә үк кала. Дәүләт Думасына кергән өч еллык федераль бюджет проектында да тиешле ассигнованиеләр каралган”, - диде Михаил Мишустин.
Пленар утырыш барышында Дмитрий Патрушев 2023 елда тармак эшенең ел йомгакларына  башлангыч нәтиҗәләр  турында сөйләде. Ул,  Россия агросәнәгать комплексы бүген - икътисадның үз-үзен тәэмин итә торган секторы, ул, тышкы чикләүләргә карамастан, нәтиҗәле эшли ала, дип ассызыклады. Соңгы ел ярым эчендә агросәнәгать комплексы үзгәргән яңа шартларга яраклаша  алды. Логистика һәм тышкы икътисадый эшчәнлек, дәүләт ярдәме системасы һәм таможня-тарифны көйләү механизмнары үзгәртеп корылды.  Селекция һәм орлыкчылык, биотехнологияләр, төрле азык ингредиентлары, төргәкләр җитештерү кебек системалы әһәмиятле өлкәләрдә импортка бәйлелекне киметү буенча эш активлаштырылды.  
Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы бәяләвенчә, 2023 елда тармак күп   сегментларда үзенең үсешен күрсәтәчәк. Аерым алганда, терлек һәм кош-корт, сөт, аквакультура продукциясен, азык-төлекнең продуктларының күпчелек төрләрен җитештерү артачак. Барлык төп авыл хуҗалыгы культуралары күләме соңгы биш елдагы уртача күрсәткечләрдән югарырак булачак. Шул исәптән ашлык уңышы иң яхшылардан  булачак һәм ул,  һава торышы уңай  булганда,  чиста авырлыкта 135 млн тоннага җитәргә мөмкин, шуларның 90 млн тоннага  якыны  – бодай. 
Шул ук вакытта, дөнья бәяләре һәм югары уңыш көтү ашлыкның эчке бәяләренә тәэсир итә. Шуңа бәйле рәвештә, Авыл хуҗалыгы министрлыгы интервенцияне 2023 ел ахырында 2 млн тоннага җиткерүне   планлаштыра. Шулай ук быел ашлык җитештерүчеләргә ярдәмгә өстәмә 10 млрд сум бирү  планлаштырыла. 2024 елның беренче яртыеллыгында шул ук максатларга тагын 10 млрд сум каралачак. Моннан тыш, Министр Хөкүмәт тарафыннан  агросәнәгать комплексына ташламалы кредит бирү өчен өстәмә акчалар  бирелүен искәртте. Бу, шул исәптән, сезонлы кыр эшләре вакытында   ихтыяҗ югары булган «кыска» кредитлар буенча субсидияләр лимитын 30%ка  арттырырга мөмкинлек бирде. Бу атнадан аны бирү кабат башланды.  
АПК продукциясе  экспортын үстерү турында сөйләгәндә, Дмитрий Патрушев, тышкы сәүдә чикләүләренә карамастан, 2023 елда ил чит ил партнерларына азык-төлек җибәрүне шактый динамик рәвештә арттыра, дип ассызыклады. Бу инде узган елның шул ук чорындагы  күрсәткечтән күпкә артыграк һәм 33 миллиард доллар диярлек тәшкил итә. Ел йомгаклары буенча экспорт 45 миллиард доллардан артып китәр, дип көтелә, бу безнең ил өчен рекорд булачак һәм нетто-экспортер статусын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International