Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы делегациясе эш сәфәре белән Малайзиядә.
Сәфәрнең максаты - Татарстан Республикасының экспорт потенциалын киңәйтү һәм аграр вузлар арасында хезмәттәшлекне җайга салу. Бүген Малайзиянең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иминлеге министрлыгында очрашу узды.
Исегезгә төшерәбез, Малайзиянең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иминлеге министры Мөхәммәд Сабу «KazanForum-2023» кысаларында безнең республикада булган иде инде. Шул чакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында очрашу вакытында хезмәттәшлек итү һәм Малайзиягә ит, сөт, кондитер әйберләре, ашлык продукциясе, көнбагыш мае һәм шрот экспортлау турында сөйләшү булган иде. Очрашуда шулай ук логистика мәсьәләләре дә каралды.
Узган ел Малайзиядән Татарстанга 1931,76 мең долларлык продукция импортланган. Бу, нигездә, пальма мае һәм терлекләр тукландыруда кулланыла торган продуктлар.
Бүген яклар хезмәттәшлек итү һәм логистика буенча мөмкин булган вариантлар турында фикер алыштылар. “Хәләл” продукция экспортлау мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.
2020 елдан “Хәләл” продукция экспортлау 2,6 тапкыр арткан һәм 6,5 млн долларга җиткән. 2023 елга бу күрсәткечне 8 млн долларга җиткерү планлаштырыла, агымдагы чорда “Хәләл” продукция 7 млн долларга экспортланган (планнан 90%тан күбрәк).
“Хәләл” юнәлеше буенча төп экспортерлар - «Акульчев» (кондитерлык эшләнмәләре), Эссен-Продакшн (кондитерлык эшләнмәләре), «Агросила» холдингы (ит продукциясе), «Арабик групп» (кондитерлык эшләнмәләре), «Кәүсәр» АХҖК (ит продукциясе), «Вамин-Татарстан» (атланмай) компанияләре.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында “Хәләл” продукция җитештерүче 100дән артык компания исәпләнә, шул исәптән 20 компания экспорт юнәлешендә дә эшли.
Аннары безнең делегация Малайзиянең Ислам үсеше департаментында (JAKIM) булды.
JAKIM Малайзиядә дини үсешне һәм иҗтимагый прогрессны җайга салучы орган буларак эш итә. Ул шулай ук дәүләт дәрәҗәсендә идарә итү хокукы булган җаваплылык линиясен бозмас өчен администрация алдында хисап тоту кысаларында дини эшләрне җайга салуны да гамәлгә ашыра.
Бүгенге көн азагында Марат Җәббаров Universiti Putra Malaysia (Агроуниверситет) эшчәнлеге белән танышты. Яклар Казан дәүләт аграр университеты һәм Малайзия агроуниверситетының файдалы микроорганизмнар эзләү һәм авыл хуҗалыгы өчен перспективалы биопрепаратлар эшләү, авыл хуҗалыгы биотехнологиясе һәм азык-төлек сәнәгате өлкәсендә уртак тикшеренүләр һәм “Хәләл” һәм органик игенчелек стандартлары буенча үсемлекчелек продукциясе һәм терлек азыгы әзерләү технологияләрен эшләүдә уртак тикшеренүләр алып бару буенча хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә магистратура студентларын үзара стажировкалау системасын үстерү һәм авыл хуҗалыгында биотехнология буенча магистратураның уртак программаларын эшләү мөмкинлеге турында сөйләштеләр.
Октябрьдә хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу турында меморандумны имзалау өчен Татарстан Республикасы аграр югары уку йортлары ректорлары делегациясенең Малайзиягә сәфәре булачак.