Әтнә районының “Күшәр” хуҗалыгында урып-җыю эшләре ахрына якынлаша

2013 елның 23 августы, җомга

Әтнә районының “Күшәр” хуҗалыгы республикада беренчеләрдән булып, быелгы урып-җыюны төгәллиләр.

– Нибары 111 гектар мәйданда солы суктырасы калды, – дип шатлыгы белән уртаклашты хуҗалыкның агрономы һәм бер үк вакытта комбайнда эшләүче Динар Гарипов.

Игенчеләр урып-җыю эшләрен 10 көн эчендә башкарып чыктылар дисәк тә, ялгыш булмастыр мөгаен.

Урып-җыюны тоткарлыксыз тә­мам­лау­га комбайн астыннан ындыр табагына ташучы шоферларның өлеше дә зур. “КамАЗ” шоферлары Вәдүт Хәкимҗанов, Азат Әхмәтов, “ГАЗ-53” рулен боручы Ирек Шаһиев нык тырыштылар. “Басу – амбар” юлын берөзлексез таптадылар.

 Бу – уртак тырышлык нәтиҗәсе. Урып-җыюны вакытында һәм сыйфатлы төгәлләүгә хуҗалыктагы һәркемнең өле­ше керде. Намус белән, чын күңелдән эшләдек, – ди игенчеләр. Бу хакта “Әтнә таңнары” газетасы хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International