Ярышлар Татарстан Республикасында 6 - 9 июльдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә узачак. Хәзерге вакытта төбәкләрдән һәм безгә дус илләрдән командалар катнашу өчен гаризалар кабул ителә.
«Росагролизинг» АҖ һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан оештырылган Җир сөрү буенча Россиянең ачык юбилей чемпионаты үз мәйданчыгына иң көчле механизаторларны җыячак. Алар төп приз өчен, шулай ук трактор белән идарә итү осталыгы буенча «Трактор-шоу» ярышларында иң яхшы дигән исемне алу өчен көрәшәчәкләр.
Кыр ярышлары этаплары узачак авыл хуҗалыгы техникасын сайлап алу өчен Росагролизинг авыл хуҗалыгы машиналары төзүчеләре арасында конкурс оештырды. Нәтиҗәдә 2 җиңүче ачыкланды: механизаторлар Беларус-952.3 һәм ZOOMLION RN904 Pro тракторларында үз осталыкларын күрсәтәчәк.
Бүгенге көндә җир сөрү буенча беренчелек спорт ярышлары кысаларыннан ерак китте. Чемпионат күптән инде үзебезнең ил машина төзүчеләренең иң яңа эшләнмәләрен күрсәтү өчен абруйлы мәйданчык статусын алды, анда чара кунаклары демонстрацион күрсәтүләрдә була һәм авыл хуҗалыгы техникасының тест-драйвында катнаша алалар.
Инде берничә дәвамында уздырылган Чемпионат үзен мөһим социаль вакыйга итеп күрсәтте, аның барышында бик күп катнашучылар һәм тамашачылар агросәнәгатьнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыша алалар. Шул ук вакытта ул халык бәйрәменә әверелде, аңа бөтен гаиләләре белән йөриләр.
Ярышларның төп бурычлары: Россиядә авыл хуҗалыгы хезмәтенең һәм авыл хуҗалыгын алып бару культурасының абруен күтәрү; тәҗрибә алмашу һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенә заманча инновацион технологияләр кертү; АПК тармагына яшьләрнең игътибарын җәлеп итү һәм аларга һөнәри юнәлеш бирү. Шул ук вакытта, Чемпионат үзебезнең авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең һәм авыл хуҗалыгы машиналары төзүчеләренең продукциясен алга этәрүгә, шулай ук механизаторларның һөнәри осталык дәрәҗәсен һәм, гомумән, авыл хуҗалыгы һөнәренең абруен күтәрүгә ярдәм итә.
Традиция буенча кунакларны һәм катнашучыларны спорт буенча һәм эшлекле программалар көтә. Аграрийлар һәм агросәнәгать комплексының төбәк идарә органнары делегацияләре үз фикерләре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашалар, перспективалы проектлар турында фикер алышалар, шулай ук үзара файдалы хезмәттәшлекнең һәм үзара стратегик мөнәсәбәтләрнең яңа юнәлешләрен ачу буенча планнар билгелиләр.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Ленинград өлкәсендә узган Җир сөрү буенча 9 нчы Россия ачык чемпионаты «Авыл туризмы өлкәсендә иң яхшы туристик вакыйга» номинациясендә Russian Event Award премиясе лауреаты булган иде. Юбилей чемпионаты “Россия событийная – 2023” туристик вакыйгалар җыентыгына кертелде.